Татарстан Президенты ТР Законнарына кул куйды

Татарстан Президенты ТР Законнарына кул куйды

14 июнь көнне Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Татарстан Республикасының “Татарстан Республикасының административ хокук бозулар турындагы Кодекска үзгәрешләр кертү турында” Законга кул куйды, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Кертелә торган үзгәрешләр белән уен биналары эшчәнлеген җайга салу турында Татарстан Республикасы законнары таләпләрен үтәмәүгә административ җаваплылык раслана. Әлеге өлкәдә административ штраф күләме вазифаи затлар өчен 40тан 50гә кадәр, ә юридик затлар өчен 500дән 1000гә кадәр минималь хезмәт хакы күләмендә тәшкил итәчәк.