Минтимер Шәймиев: “Кыйссаи Йосыф” балеты өчен РФ Дәүләт Премиясенә лаек булу - эзлекле рәвештә мәдәнияткә, сәнгатькә һәм халыкка хезмәт итүнең саф җимеше”

Минтимер Шәймиев: “Кыйссаи Йосыф” балеты өчен РФ Дәүләт Премиясенә лаек булу - эзлекле рәвештә мәдәнияткә, сәнгатькә һәм халыкка хезмәт итүнең саф җимеше”

(Казан, 15 июнь, “Татар-информ”, Гөлнар Гаттарова). Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев, 2005 ел өчен Әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә РФ Дәүләт Премиясенә лаек булган шәхесләр – ТР Халык шагыйре Ренат Харис, РФ һәм ТР Атказанган сәнгать эшлеклесе Леонид Любовский һәм ТР Атказанган артисты Нурлан Канетовны кабул итте.

Әлеге шәхесләр - Татарстан мәдәнияте, әдәбияты һәм сәнгатенең йөзек кашлары, “Кыйссаи Йосыф” балеты аша дан казанды һәм агымдагы елның 9 июненнән РФ Президенты Указы нигезендә, мәдәниятләр диалогының заманча шартларында милли эпос традицияләре үсеше өчен РФ Дәүләт премиясе белән бүләкләнде. Нурлан Канетов Йосыф ролен башкаруы белән, Леонид Любовский көй авторы һәм Ренат Харис либретто авторы буларак тамашачы күңелен әсир итеп, премиягә лаеклыларны билгеләүче жюри әгъзаларының да мәхәббәтен яулады.

Минтимер Шәймиев шәхсән үз исеменнән, ТР Дәүләт Советы, ТР Хөкүмәте һәм күп милләтле халык исеменнән, “Кыйссаи Йосыф” спетаклен тудыручыларны Зур бүләк белән тәбрикләде. “Бу уңышны сезнең уңганлылыгыз, тырышлыгыгыз һәм эзлекле рәвештә мәдәнияткә, сәнгатькә һәм халыкка хезмәт итүегезнең саф җимеше дип саныйм, киләчәктә дә шул рәвешле матур итеп иҗат итәргә язсын”, - дигән изге теләкләре белән мөрәҗәгать итте ул. “Бу эшне, уй-фикерләрегезне тормышка ашырганыгыз өчен сезгә зур рәхмәт. Әлеге казаныш - озак еллар дәвамындагы тырыш хезмәт, теләк-омтылыш нәтиҗәсе һәм сезнең, иҗади шәхесләр хыялының чынга ашуы”, – дип котлады республика җитәкчесе РФ Дәүләт премиясе лауреатларын. Президент әлеге шәхесләргә үз гомерләрен сәнгатькә багышлаганнары өчен рәхмәтен җиткерде. “Яшьләрдә югары музыка сәнгатенә мәхәббәт тәрбияләү, җиңел бирелә торган эш түгел. Аның аһәңнәрен яшьләр күңеленә кертергә тырышу – бик авыр”, - дип, Минтимер Шәймиев мондый кешеләрнең зур хәзинә һәм байлык булуына басым ясады. Ил башлыгы Нурлан Канетов турында да уңай фикерләре белән уртаклашты. “Нурланның табигый сәләте һәм тырышлыгы, зур сәхнә түрен яулап алырга ярдәм итте, киләчәктә дә, аның холкы зуррак казанышларга уңай тәэсир итсен иде”, - диде ул.

Журналистларның сорауларына җавап биргәндә, Нурлан Канетов: “Мин Йосыф ролен бик яратам, ул катлаулы һәм авыр уйналуы белән дә күңелгә тирән сеңеп калды”, - диде. Ул “Ромео һәм Джульетта” балетларында Ромео һәм башка партияләрне дә яратып уйнавы турында хәбәр итте. Ренат Харис исә, “Кыйссаи Йосыф” балетының иҗат төркеме барлыкка килү тарихына тукталып узды һәм “Кыйссаи Йосыф” ка либретто эшли алмассызмы?” дигән үтенеч белән мөрәҗәгать иткән Леонид Любовскийның татар әдәбияты үсешеннән яхшы хәбәрдар булуын искәртте. Нәтиҗәдә, Ренат Харис һәм Леонид Любовскийдан торган иҗат төркеменә рәссамнар һәм балетмейстерлар да кушылган.

Леонид Любовский журналистларга, РФ Дәүләт Премиясе тапшырылган вакытта туган кичерешләрен бәян итте. “Әлбәттә, тантана дулкынландыргыч булды, мин үзем каушарга өлгермәсәм дә, башкаларның дулкынлану хисләренең шаһиты булдым. Бигрәк тә, Нурлан Канетовның нык каушаганын сиздем һәм аны тынычландыру максаты белән: “Син үзеңне Нурлан түгел, ә Йосыф итеп һәм РФ Президенты янына барганда да, сәхнәгә чыккан итеп хис ит”, - дип әйттем”, - диде Л. Любовский. Нурлан Канетов та аның сүзләрен җөпләп: “Мин күңелем һәм табигатем белән бик йомшак һәм оялчан, чыннан да, залда хәтта үземнең йөрәгемнең дөп-дөп типкән тавышын ишеттем. Владимир Путин янына якынлашкач, дулкынлануым юкка чыкты һәм аның белән күптән таныш булган кебек хисләр туды”, - дип җавап бирде. Ренат Харис та, аның сүзләрен хуплап, каушау хисләренең аяклар авыраюында чагылыш табуы турында хәбәр итте. “Ул тантана рухландыра һәм күңелгә дә бөеклек һәм күтәренкелек хисе өсти”, - диде ТР халык шагыйре. Ул шулай ук спектакль әзерләнгәндә, республика ярдәменең дә зур булуына ишарә ясады.

Белешмә өчен. Нурлан Канетов Казакъстанның Уральски шәһәрендә 1975 елның 12 мартында дөньяга килә. 1993 елда А. Селезнев исемендәге Алма-Ата дәүләт хореографик училищесын тәмамлап, 1996 елда Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрының балет труппасына аяк баса. Нурлан Канетов шәхесенә сыйфатлама биргәндә, аның башкару техникасын, артистлык осталыгын, сәхнә талантын һәм кыска гына вакыт эчендә әйдәп баручы солист баскычына күтәрелүен шәрехләп узарга мөмкин. Леонид Любовский иҗатында үзәк урынны симфоник музыка, уен кораллары ансамбльләре алып тора. Әйтергә кирәк, театр музыкасы да композитор иҗатында зур урынны били. РФ һәм ТР атказанган сәнгать эшлеклесе, ТР Композиторлар Берлеге идарәсе әгъзасы да булып тора. Казанда һәм Россиянең башка төбәкләрендә, Болгариядә композиторның 200 дән артык авторлык концерты һәм иҗади очрашулары узган. Ренат Харис – татар һәм рус телләрендә язылган 20 дән артык китап һәм ике документаль фильм авторы һәм ул ТР ның Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе, ТР ның М. Җәлил исемендәге премия һәм Башкортстан Республикасының Ф. Кәрим исемендәге премия лауреаты да.