ГЕРМАН ГРЕФ: “ТАТАРСТАН КЕБЕК КӨЧЛЕ ТӨБӘКЛӘР ҮЗ АРТЫННАН БАШКАЛАРНЫ ИЯРТӘ”

ГЕРМАН ГРЕФ: “ТАТАРСТАН КЕБЕК КӨЧЛЕ ТӨБӘКЛӘР ҮЗ АРТЫННАН БАШКАЛАРНЫ ИЯРТӘ”

(Санкт-Петербург, 15 июнь, “Татар-информ”, Зәрия Хәсәнова). Икенче көн Санкт-Петербургта үткәрелгән Х Халыкара Петербург икъдисади форумы “Ленэкспо” күргәзмәләр үзәгендә матбугат конференциясе белән тәмамланды.

Россия һәм чит илләр журналистлары сорауларына РФ Икътисади үсеш һәм сәүдә министры Герман Греф белән Санкт-Петербург губернаторы Валентина Матвиенко җавап бирде. Герман Оскарович та, Валентина Ивановна да кереш сүзгә тукталмыйча, туры сорауларга күчтеләр. Анда олы чараны оештыру, үткәрү һәм киләчәктә форум күтәрәчәк мәсьәләләргә кагылышлы сораулар күп булды.

Герман Греф төбәкләрнең икътисади үсешенә тукталды, һәрнәрсәгә иҗади караш булырга, иҗади фикер йөртә белергә кирәклеген ассызыклады. Бу Халыкара Икътисади форум берничә мең кешегә генә түгел, ә халык, кешеләр яхшы яшәсен өчен үткәрелә. Татарстан кебек көчле төбәкләр бар һәм алар башкаларны да үз артыннан ияртә, диде министр. Ул чит илләрнең әлеге форумга ни дәрәҗәдә катнашуларына, аларның Россиягә мөнәсәбәтләренә дә тукталды.

Валентина Матвиенко бу форумда 46 илдән, Россиянең туксанга якын төбәгеннән 4 мең кеше катнашты. Аларның саны елдан-ел арта. Петр патша нигез салган шәһәрдә яхшы ниятле һәркемгә ишек ачык. Килегез. Илне күтәрү мәсьәләләрен бергә чишик, диде.

Валентина Ивановна Х Халыкара Петербург Икътисади форумын алдан ук киң яктырткан өчен барлык матбугат чараларына рәхмәт белдерде.