news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов һәм Чуйченко Казанда «Юстиция кварталы» нигезенә таш салды

Анда Россия Юстиция министрлыгының Татарстан буенча территориаль идарәсе, бушлай юридик ярдәм үзәге, гражданнар инициативалары үзәге һәм башкалар урнашачак.

(Казан, 15 май, «Татар-информ»). Бүген Казанда «Юстиция кварталы» төзелеше нигезенә таш салу тантанасы булды. Чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия юстиция министры Константин Чуйченко катнашты.

Казанда «Юстиция кварталы» — заманча шәһәр киңлеге. Анда Татарстан яшәүче һәр кеше файдалана алырлык барлык хокукый хезмәтләр тупланачак. Шул исәптән монда Россия Юстиция министрлыгының Татарстан буенча территориаль идарәсе, бушлай юридик ярдәм үзәге, гражданнар инициативалары үзәге һәм башкалар урнашачак, дип хәбәр итте республика җитәкчесенең матбугат хезмәте.

Бүген нигезгә киләчәк буыннарга юлланган хат белән капсула салынды һәм яңа төзелешкә старт бирелде.

Россия юстиция министры Константин Чуйченко сәламләү сүзендә, бушлай юридик ярдәм үзәге Юстиция кварталының «йөрәге» булачагын искәртте. Ул билгеләп үткәнчә, бу хакта Россия Президенты Владимир Путинга хәбәр ителгән, һәм ул бу инициативаны хуплап кына калмаган, ә эшне тизләткән. «Безнең халык чыннан да моңа мохтаҗ. Гражданнар вакытында һәм сыйфатлы юридик ярдәм алырга тиеш», — диде Чуйченко.

Россия юстиция министры сүзләренчә, республика җитәкчелегенең Казанда юстиция музее булдыру турындагы тәкъдимне хуплавы куанычлы хәл. «Казанда бик көчле юридик, фәнни мәктәп оештырылган. Юстициянең беренче министры Державин үз эшчәнлеген Казанда башлады. Казан — гражданнарга хокукый тәрбия бирүгә юстиция системасын популярлаштыру өчен уңышлы урын», — диде Константин Чуйченко.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үз чиратында белдергәнчә, «Юстиция кварталы» на ихтыяҗ булачак. «Кешеләр хокукый ярдәм сорап шатлыктан килми. Димәк, аларның ниндидер проблемалар бар. Монда эшләүчеләр безнең гражданнарга аларның хокукларын җиткерә һәм кирәкле ярдәмне күрсәтә белергә тиеш», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Президенты проектлау эшләре баруын әйтте. «Без төзелешне этаплап башлап җибәрә алабыз. Эш документациясе якын арада булачак. Һәм — Хәерле юл!», — диде ул.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100