Рөстәм Миңнеханов мохтаҗлар өчен азык-төлек җыелмаларын әзерләүне тикшерде

Татарстанлылар өчен 220 мең данәдән артык азык-төлек җыелмасы әзерләнәчәк.

(Казан, 15 май, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» республика хәрәкәтенең азык-төлек билгеләү үзәгендә булды. Ул республикада яшәүче мохтаҗлар өчен әзерләнгән азык-төлек җыелмаларының составы һәм сыйфаты белән шәхсән танышты. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Пандемия безнең барыбыз өчен дә яхшылык, кешелеклелек, шәфкатьлелек һәм түземлеккә тест булды. «Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» хәрәкәтенә бизнес, иҗтимагый оешмалар вәкилләре, гади татарстанлылар күбрәк кушылганын күрәбез. Барысын да тормыш мәсьәләләрен хәл итүдә бер-береңә ярдәм итү теләге берләштерә», — диде Татарстан Президенты.

Үзәктә Рөстәм Миңнеханов волонтерлардан кирәкле ресурслар һәм шәхси саклану чаралары белән тәэмин ителүләре белән кызыксынды. Ул аларга уртак эшкә керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерде.

Элегрәк Татарстанда яшәүче авыр хәлдә калган 55 мең гаилә өчен азык-төлек җыелмалары тапшырыла башлады. Ул исемлекне Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы әзерләде.

Җыелмалар составын Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тәкъдим итте һәм алучыларның теләкләрен исәпкә алып, төзәтмәләр кертелде. Азык-төлек җыелмасына ярмалар, он, үсемлек һәм атланмай, ит консервалары, тәм-томнар һәм чәй кергән. Барлык продуктлар да аттестацияләнгән һәм аккредитацияләнгән лабораторияләрдә сыйфат контроле уза.

Социаль челтәрләрдә акциянең хештегы — #ПомощьРядом, #ПомощьРядомТатарстан, #ЯрдәмЯнәшә һәм #ЯрдәмЯнәшәТатарстан.