Алексей Песошин Беларусь сәнәгать министры белән хезмәттәшлек турында сөйләште

Беларусь Республикасы Татарстан Республикасының стратегик партнерларының берсе булып тора, диде Алексей Песошин.

(Казан, 15 май, "Татар-информ"). Кичә, 14 майда, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Беларусь Республикасының сәнәгать министры Павел Утюпин белән очрашты. Алар хезмәттәшлекне үстерү, икътисадның сәнәгать секторындагы эшлекле элемтәләрне тирәнәйтү мәсьәләләре хакында фикер алышты. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.

Павел Утюпин “Алабуга автомобиль заводы җитештерү берләшмәсе” АҖ һәм “МТЗ-Татарстан сәүдә җитештерү компаниясе” ҖЧҖ җитештерү мәйданчыкларында булды, анда ул предприятиеләрнең эшчәнлеге һәм аларның продукциясе белән танышты.

Алексей Песошин очрашу барышында әйткәнчә, Беларусь Республикасы Татарстан Республикасының стратегик партнерларының берсе булып тора.

"Соңгы елларда Татарстан һәм Беларусь Республикасы арасында мөнәсәбәтләр төрле өлкәләрдә уңышлы үсә",  - диде Алексей Песошин.

Аның сүзләренчә, Татарстан Беларусь Республикасы партнерлары белән иктисади һәм инвестиция элемтәләрен киңәйтергә ниятли. Автомобильләр төзелеше, суднолар төзелеше, вертолетлар төзелеше, нефть-газ химиясе, югары технологияләр, авыл хуҗалыгы, сәламәтлек саклау өлкәләрендәге кооперация зур кызыксыну тудыра.