Төркмәнстан рәсми делегациясе әгъзалары “Казан вертолет заводы” ААҖндә булды

"Казан вертолет заводы” ААҖ генераль директоры Вадим Лигай Төркмәнстан хезмәттәшләренә Ми-17В-5, “Ансат” һәм Ми-38 вертолетларын тәкъдим итте

 (Казан, 15 май, «Татар-информ»). Бүген Төркмәнстан рәсми делегациясе әгъзалары “Казан вертолет заводы” ААҖнең производство цехларында булды. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Кунакларны Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов һ.б. озатып йөрде.
Искәртеп узабыз, көннең беренче яртысында Төркмәнстан делегациясе Татарстанның сәнәгать предприятиеләрендә булды.
“Казан вертолет заводы” ААҖ генераль директоры Вадим Лигай Төркмәнстан хезмәттәшләренә Ми-17В-5, “Ансат” һәм Ми-38 вертолетларын тәкъдим итте.