Казанга Төркмәнстан рәсми делегациясе вәкилләре килде

Төркмәнстан делегациясе вәкилләре программасында – Түбән Кама һәм Алабуга муниципаль районнары сәнәгать предприятиеләрендә булу

(Казан, 15 май, “Татар-информ”). Бүген Төркмәнстан Президенты Гурбангулы Бердымөхәммәдовны озата барган Төркмәнстан рәсми делегациясенең Татарстан Республикасына эшлекле визиты башлана. Исегезгә төшерик, Гурбангулы Бердымөхәммәдовның Татарстанга килүе Россия Федерациясенә эшлекле визиты кысаларында каралган (2012 елның 14-16 май).
Иртә белән “Казан” Халыкара аэропортына Төркмәнстан рәсми делегациясенең вәкилләре килде. Кунакларны Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, ТР Мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов һәм башкалар каршы алды.
Төркмәнстан делегациясе вәкилләре программасында – Түбән Кама һәм Алабуга муниципаль районнары сәнәгать предприятиеләрендә булу. Төркмән коллегаларга “ТАНЕКО” ААҖ, шулай ук “Алабуга” сәнәгать-җитештерү тибындагы махсус экономик зона территориясендә урнашкан предприятиеләр – “П-Д Татнефть-Алабуга Стекловолокно” ҖЧҖ, “Роквул-Волга” ҖЧҖ, “Форд Соллерс Елабуга” ҖЧҖнең җитештерү көчләрен тәкъдир итәләр.
Көннең икенче яртысында “КАМАЗ” ААҖ (“КАМАЗ” ААҖ автомобиль заводы һәм Фәнни-техник үзәге) һәм “Казан вертолет заводы” ААҖда булу планлаштырылган.
Төркмәнстан Президенты Гурбангулы Бердымәхәммәдов “Казан” Халыкара аэропортына 15 май көнне соң гына кич белән килер дип көтелә, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.