Р.Миңнеханов: “Капиталь ремонт темпларын арттыра. Хәзер сыйфатка игътибар юнәлтергә кирәк”

Татарстан Премьер–министры республикада капиталь ремонт программасы үтәлешенә багышланган традицион видеоконференция үткәрде
(Казан, 15 май, “Татар–информ”, Михаил Миронов). Бүген Татарстан Премьер–министры Рөстәм Миңнеханов республикада капиталь ремонт программасы үтәлешенә багышланган традицион видеоконференция үткәрде.
ТР төзелеш, архитектура һәм торак–коммуналь хуҗалык министры Марат Хөснуллин эшләрнең барышы турында доклад белән чыгыш ясады. Министр хәбәр иткәнчә, 14 майда 2132 йортта (2009 елгы программага кертелгән йортларның гомуми санының 91 проценты) ремонт эшләре башланган. Бары тик 29 муниципаль берәмлектә генә программада планлаштырылган барлык йортларда төзекләндерү эшләре алып барыла. Бүгенге көндә 212 йортта эш башланмаган әле.
Апас муниципаль районыннан тыш (анда барлык 5 йортта да төзекләндерү эшләре тәмамланды), бу атнада Актаныш районы да барлык йортларда эшләрне төгәлләргә ниятли. Буа районында – 3, Кукмара һәм Кайбыч районнарында берәр йортта ремонт эшләре тәмамланган.
Марат Хөснуллин Актаныш районының уңай тәҗрибәсен аерым билгеләп үтте. “Актаныш районында торак–коммуналь хуҗалыгын реформалаштыру тулысынча төгәлләнгән, – дип белдерде министр. – Анда барлык йортлар да ремонтланган, торак–коммуналь хуҗалыгы тәртипкә китерелгән, федераль законның барлык таләпләре дә үтәлгән”.
Төзелеш, архитектура һәм торак–коммуналь хуҗалык министры муниципаль берәмлек җитәкчеләренә эшләрне үтәү графигын тагын бер тапкыр карап чыгу үтенече белән мөрәҗәгать итте. “Тәкъдим ителгән графиклар буенча хөкем йөрткәндә, июль аенда – 1,7 миллиард, августта – 3 миллиард, сентябрьдә тагын 1,7 миллиард сумлык эш башкару планлаштырылган, – дип хәбәр итте Марат Хөснуллин. – Бу физик яктан чынбарлыкка туры килми. Хәтта бу акчаларны үзләштерсәгез дә, барыбер дә мондый суммага документлар әзерләмәячәксез”.
Бүгенге көндә башкарылган эшләрнең күләме 2,5 миллиард сум тәшкил итә – бу программада каралган гомуми күләмнең 26 проценты. Идарәче оешмаларның счетларына күчерелгән акчаларның (барлык дүрт финанслау чыганагын да исәпкә алып) гомуми күләме инде 5,48 миллиард сум тәшкил итә. Бу республика капиталь ремонт программасында каралган акчаларның яртысыннан артыгы дигән сүз.
Подряд оешмаларга 3,02 миллиард сум акча күчерелгән. Әмма, М.Хөснуллин билгеләп үткәнчә, программаны финанслау өчен каралган җирле бюджет акчаларының (1,1 миллиард сум) идарәче компанияләр счетына нибары 146 миллионы гына күчерелгән. Казан һәм Чаллы шәһәрләрендәге вәзгыять аеруча зур борчу уята – алар торак–милекчеләре ширкәте һәм идарәче компанияләргә бер тиен дә акча күчермәгән.
Татарстан Премьер–министры Рөстәм Миңнеханов муниципаль берәмлек башлыкларының игътибарын тагын бер тапкыр программаны финанслауда катнашу буенча шартларны үтәргә кирәклегенә юнәлтте.
Р.Миңнеханов, тулаем алганда, капиталь ремонт эшләренең башкарылу темпын уңай бәяләде. “Тулы көченә эшкә керештек, – дип белдерде Премьер–министр. – Хәзер эшләрнең сыйфатына игътибар юнәлтергә кирәк. Халыкка зур уңайсызлыклар тудырмас өчен, капиталь ремонтны җәйге чорда башкарырга кирәк. Җәен башкарылган эшләрнең сыйфаты да яхшырак булачак”.