М.Шәймиев нефть химиясе өчен кредитларның вакытын озайту мәсьәләсен аерым карарга чакырды

Кировта Идел буе федераль округы төбәкләрен социаль–икътисади яктан үстерү мәсьәләләренә багышланган киңәшмә узды
(Киров, 15 май, “Татар–информ”, Сергей Семеркин). Кичә Кировта Россия Президенты Дмитрий Медведев рәислегендә узган киңәшмәдә Идел буе федераль округы төбәкләрен социаль–икътисади яктан үстерүгә бәйле мәсьәләләр каралды. Киңәшмәдә ТР Президенты Минтимер Шәймиев катнашты.
Татарстан Республикасы башлыгы киңәшмәдә икътисади кризис шартларында Татарстан предприятиеләренең өзлексез эшләве бик тә мөһим булуын билгеләп үтте. Кешеләрне эш белән тәэмин итү, хезмәт хакын үз вакытында түләү халыкның тормыш сыйфатына турыдан–туры йогынты ясый. ТР Президенты Дмитрий Медведевны республиканың нефть химиясе комплексы өчен бирелгән кредитларның вакытын озайту мөмкинлеге турындагы мәсьәләне аерым карарга чакырды.
Татарстан башлыгы киңәшмә тәмамланганнан соң гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләренә белдергәнчә, безнең нефть химиясе комплексында күп кенә яңа технологияләр үзләштерелгән, производстволар яңартылган һәм яңа комплекслар эшли башлаган. Яңа производстволарның күбесе кризис чорында сафка кертү–көйләү эшләре стадиясендә калды.
“Мин Дмитрий Медведевны нефть химиясе комплексы өчен кредитларның вакытын озайту мәсьәләсен аерым карарга чакырдым. Россия Президенты РФ Хөкүмәтенең профиль министрлыкларына тиешле күрсәтмә бирде”, – дип белдерде Минтимер Шәймиев журналистларга.
Киңәшмәдә Президент ярдәмчеләре Аркадий Дворкович һәм Александр Абрамов, Хөкүмәт Рәисенең беренче урынбасары Игорь Шувалов, икътисади үсеш һәм сәүдә министры Эльвира Нәбиуллина, төбәкләр үсеше министры Виктор Басаргин, Үзәк банк рәисе Сергей Игнатьев, Россия Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Григорий Рапота һәм округның барлык субъектлары җитәкчеләре катнашты.