news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов Дәүләт Советы һәм Стратегик инициативалар агентлыгы утырышында катнашты

Видеоформатта узган утырышта Путин төбәкләрдә тормыш сыйфатын бәяләү методикасын эшләргә кушты.

(Казан, 15 апрель, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов РФ Дәүләт Советы Президиумы һәм «Яңа проектларны алга этәрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы» коммерцияле булмаган автоном оешмасының уртак утырышында катнашты. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Видеоконференция форматында узган утырыш социаль мәсьәләләргә багышланган иде, аны Россия Президенты Владимир Путин уздырды. Аерым алганда, чарада катнашучылар мәгариф, сәламәтлек саклау, эшкә урнашу һәм социаль яклау өлкәләрендә дәүләт хезмәтләреннән файдалану мөмкинлеген арттыру һәм сыйфатын яхшырту турында фикер алышты.

Владимир Путин чыгышында ил халкын «техник, административ, оештыру мәсьәләләре борчымый», дип искәртте. Аның сүзләренчә, аларга сыйфатлы һәм үз вакытында ярдәм кирәк, ә аны күрсәтүче белгечләр алдында кыенлыклар булмаска тиеш. Дәүләт башлыгы табибларның һәм укытучыларның артык кәгазь эше булуын мисал итеп китерде.

«Агентлыкка һәм Дәүләт Советының профильле комиссиясенә Илкүләм социаль инициатива барышында социаль өлкәдәге конкрет проблемаларны җентекләп тикшерергә, тормышта, гаиләдә кешеләр очраша торган кыенлыкларны ачыкларга кушты», — дип китерә РФ Президенты сүзләрен Кремль матбугат хезмәте.

Моңа кадәр «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Путин шулай ук ел саен үткәрелә торган рейтинг кысаларында Россия төбәкләрендә яшәү сыйфатын бәяләргә тәкъдим итте, рейтинг җирле халык фикеренә нигезләнәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100