ТР Президенты авыл фельдшерлык пунктында Covid-19 профилактика чараларын тикшерде

Рөстәм Миңнеханов Түбән Әлки авылында медицина персоналы һәм ветеринарлар эше белән танышты.

(Казан, 15 апрель, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Түбән Әлки авылында модульле фельдшер-акушерлык пунктында булды, табиблар авыл халкына медицина ярдәме күрсәткәндә Covid-19 профилактика чараларын ничек үтәүләрен карады. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Модульле ФАП Түбән Әлки авылында 2012 елда ук төзелгән. Бу - республика максатчан программасы кысаларында төзелгән беренче фельдшер-акушерлык пунктларының берсе.

«Бүгенге көндә республикада 507 шундый авыл медицина пункты һәм 35 табиб амбулаториясе төзелде инде. Быел «Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты кысаларында Татарстанда тагын 50 ФАП һәм сигез табиб амбулаториясе төзеләчәк. Шулай булганда авыл халкы район үзәгенә барып йөрмичә генә медицина ярдәме ала алачак», -диделәр ТР Президенты матбугат хезмәтендә.

Рөстәм Миңнеханов Түбән Әлкидә тагын бер урында - модульле участок ветеринария пунктында булды. Соңгы елларда республикада шундый ветеринария участоклары челтәре торгызылды. Аларның һәркайсы транспорт, кадрлар, кирәкле җиһазлар белән тәэмин ителгән. Мәсәлән, Түбән Әлки участок ветеринария пункты 18 торак пунктка хезмәт күрсәтә. Биредә ветеринария ярдәме күрсәтелә һәм электрон ветеринария документларын тиз арада рәсмиләштерергә мөмкинлек бар.