Миңнехановка Түбән Әлки авылында 1,1 млн евролык сөт заводы проектын тәкъдим иттеләр

Татарстан Президенты республиканың Әлки районында сәнәгать һәм социаль әһәмияткә ия объектларда булды.

(Казан, 15 апрель, «Татар-информ»). Татарстанда Әлки районының Түбән Әлки авылында шәхси сәнәгать мәйданчыгы хуҗалары сөт эшкәртү буенча 1,1 млн еврога яңа сөт эшкәртү цехы төзергә планлаштыра. Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка яңа производство проектын тәкъдим иттеләр. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстан Президенты районда баштан Түбән Әлки авылында бертуган Дамир һәм Альберт Шәйхетдиновларның шәхси сәнәгать мәйданчыгында тукталып, алар эшчәнлеге белән танышты. Сәнәгать мәйданчыгында көнбагыш мае һәм төзелеш материаллары җитештерү цехлары урнашкан. Авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлау цехы да бар.

Эшмәкәрләр белән сөйләшкәндә Рөстәм Миңнеханов үсеш планнарына җентекләп тукталды: биредә 2020 елга сөт эшкәртү буенча яңа цех төзү планлаштырыла, проектның бәясе 1,1 млн евро тәшкил итә.

«Барлык планнар да тормышка ашсын өчен гамәлдәге дәүләт ярдәменең барлык чараларын кулланырга кирәк. Бүгенге көндә эш урыннарын саклап калу һәм авыл хуҗалыгы производствосын үстерү мөһим бурыч булып тора», - дип искәртте Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Республикасы Президенты кырлардагы эш барышы турында Иске Хурада авылында узган очрашуда сөйләште. Биредә ул «Хузангай» ҖЧҖ кырларында чәчү кампаниясенең барышы белән танышты һәм предприятиенең җитештерү базасында булды.