Леонид Тягачев спортны үстерүгә зур игътибар биргән өчен ТР Президентына рәхмәт белдерә

Татарстанлы Виктор Мамкин чаңгы ярышларында бронза медальгә ия булды
(Казан, 15 апрель, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев исеменә Россия Олимпия комитеты президенты Леонид Тягачевтан хат килде, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
Хатта: “Россия спортчылары 2009 елның 14–21 февралендә Польшада үткән IX кышкы Ауропа яшүсмерләр олимпия фестивалендә чираттагы тапкыр беренче гомумкоманда урыны алды. Чаңгы ярышларында Виктор Мамкин (тренеры С.Мамкин) бронза медальгә ия булды”, - диелгән.
Леонид Тягачев Россия Олимпия комитеты исеменнән Татарстан Республикасында физкультура һәм спортны үстерүгә зур игътибар биргән өчен Татарстан Илбашына рәхмәт белдерә.