Сөтнең аграр тармакта эш хакы түләү өчен төп чыганак икәнен аңларга тиешсез – Президент

Рөстәм Миңнеханов мөгезле эре терлекнең баш санын арттыруга игътибарны юнәлтергә кушты.

(Казан, 15 февраль, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Узган елда Татарстанның 14 районы мөгезле эре терлекнең баш саны кимүенә юл куйган. “Кара” исемлектә Чистай районы, анда 3650 мең башка кимү күзәтелә. “Терлекчелектә төп максат – баш санын һәм нәтиҗәлелекне арттыру”, - дип белдерде бүген Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының коллегия утырышында республика Президенты Рөстәм Миңнеханов.

Әлмәт районында сөт саву күрсәткечләре кимегән. Кама Тамагында да хәлләр мактанырлык түгел. “Районнар буенча савым буенча аерма 2,5 тапкырга җитә, бер сыерга 4 мең 700 кг ка кадәр. Әтнә, мәсәлән, 7900, Кама Тамагы 3147 кг. Шундый ук кешеләр, әле Кама Тамагында терлек азыгы базасы яхшырактыр да. Анда болыннар, башка мөмкинлекләр бар”, - дип Президент район җитәкчеләренә бу мәсьәләләр белән системалы төстә шөгыльләнергә кирәклеген әйтте. “Сөт ул – агросәнәгать комплексында эшләүчеләргә хезмәт хакы түләү өчен төп чыганак. Сез моны аңларга тиешсез”, - ди ул.

Рөстәм Миңнеханов республикада аеруча ит базарында резервлар зур булуына игътибарны юнәлтте. “Кызыл ит импортерлары чикле булганлыктан өстенлегебез бар, безнең ресурс базасы өстәмә 50 мең баш терлек тотарга мөмкинлек бирә”, - диде ул һәм моннан файдаланырга кирәклеген ассызыклады.

Президент шәхси хуҗалыкларда баш санын саклап калуга игътибарлы булырга кушты. Бүген республикада уңай һәм тискәре мисаллар да булуын әйтте. “Әгәр ун ел элек республикада 100 ишегалдына 54 сыер туры килсә, бүген нибары 28. Лаеш районында 100 ишегалдына 6, Питрәч, Югары Осланда 11 сыер”, - дип, ул  урнашкан урынына карап, базар мөмкинлеге күбрәк булган районнарның сөт җитештерү белән бик сүлпән шөгыльләнүен билгеләп узды. “Бәлки азык җитмидер, бәлки, башка сәбәпләре бардыр. Әгәр безнең сыерларыбыз, авылдагы кешеләр өчен керем чыганагы булмаса, болай да кими барган авыл халкы тагы да кимиячәк”, - диде Рөстәм Миңнеханов. Ул шәхси хуҗалыкларга ярдәм формаларын кулланырга кирәклеген әйтте. Гаилә фермаларыннан соң мини-фермалар буенча да хәрәкәт бик яхшы, ди ул. “Сыер тотмаган кешене агитацияләүнең мәгънәсе әллә ни юктыр. Әмма биш, алты, сигез сыер тоткан гаиләләр күп. Микрофермалар программасын җитди төстә эшләргә һәм үстерергә кирәк. Бу юнәлештә калышкан районнарга ярдәм кирәк”, - дип белдерде Президент.  Ул район җитәкчелеге тарафыннан шәхси хуҗалыкларга азыклата яки башкача ярдәм булырга тиешлегенә басым ясады.

Рөстәм Миңнеханов бүген йомык цикл производстволарын, кооперативлар булдыру идеяләре белән яшәүчеләр булуын билгеләп үтеп, бу хәрәкәтне хупларга кирәк, дип, бу хакта авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтовка мөрәҗәгать итте.