Минтимер Шәймиев һәм Владимир Болдырев Идел буе-Урал хәрби округының бурычлары турында фикер алышты

Минтимер Шәймиев һәм Владимир Болдырев Идел буе-Урал хәрби округының бурычлары турында фикер алышты

(Казан, 15 февраль, "Татар-информ", Ирина Дурницына). Бүген Казан Кремлендә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Идел буе-Урал хәрби округы гаскәрләре белән идарә итүче армия генералы Владимир Болдыревны кабул итте. Алар ил оборонасы мәсьәләсе, Россия оборонасы системасында Идел буе-Урал округының роле, хәрби хезмәт итүчеләрне социаль яклау темалары турында фикер алышты.

Идел буе-Урал хәрби округы Россия Кораллы Көчләренең иң эре берләшмәләренең берсе булып тора. Ул Россия Федерациясенең 41 миллион 249 мең кеше яши торган 2,78 миллион квадрат километр мәйданлы 20 субъект территориясен (Башкортстан, Мари Эл, Татарстан, Удмуртия, Киров, Оренбург, Пенза, Самара Свердловски, Төмән өлкәләрен, Ханты-Мансийски, Ямало-Ненецки автономияле округларын һәм башка төбәкләрне) үз эченә ала. Коры җир округының чикләре 14 мең чакрымнан артып китә, ә диңгез - 5 мең чакрымнан артык. Бу көчле, ресурс запасларына бай төбәк. Әлеге округ Идел буе һәм Урал хәрби округын берләштереп 2001 елның 1 сентябрендә оештырылган. Идарә итү органнарын реформалау нәтиҗәсендә Үзәк Азия юнәлешендә көчләрнең хәрби мөмкинлекләре һәм срел]дстволары шактый арткан. Владимир Болдырев 2004 елның июлендә Идел буе-Урал хәрби округы гаскәрләре белән идарә итүче итеп билгеләнгән. Аңынчы ул берничә ел Себер һәм Төньяк Кавказ хәрби округы гаскәрләре белән идарә иткән.

В.Болдырев очрашу тәмамлангач (ябык рәвештә үтте), Татарстан Президенты белән Үзәк Азия юнәлешендә (Әфганстан, Ирак, Иран, Һиндстан, Кытай кебек дәүләтләр) геополитик, икътисади һәм стратегик хәл турында фикер алышу булуын билгеләп үтте. Владимир Болдырев сүзләренчә, бүген биредә вәзгыять гади түгел. Шуңа бәйле рәвештә, Идел буе-Урал хәрби округының бурычлары килеп чыга.

Сөйләшүдә хәрби хезмәт үтүчеләрне социаль яклау, аерым алганда, округ хәрбиләрен торак белән тәэмин итү мәсьәләсе аерым тема булып торган. Бүгенге көндә, гомумән алганда, округта 16 мең "фатирсыз" офицер һәм прапорщик яши. Быел алар өчен 2 меңгә якын фатир тапшырылачак. Генерал билгеләп үткәнчә, Татарстан Президенты белән үзара аңлашу табылган, яклар Казан гарнизоны хәрбиләрен торак белән тәэмин итү мәсьләсен бергәләп хәл итү турында килешкән. "Без быел Казан гарнизонында торак төзүне планлаштырмыйбыз, әмма дәүләт торак сертификатларын сизелерлек арттырырга ниятлибез", - дип хәбәр итте Владимир Болдырев. Аның сүзләренчә, округ Оборона министрлыгы карамагындагы җирне бүлеп биреп һәм офицерлар өчен фатир алу нияте белән, өлешле төзелештә катнашырга ниятли. Бу мөһим мәсьәләне хәл итүдә төп юл, дип ассызыклады генерал.

Казанның 1000 еллыгы темасы да игътибарсыз калмады - Владимир Болдырев аны "дөньякүләм вакыйга", - дип билгеләде. "Минем бирегә күптән килгәнем юк иде, бу юлы күргәннәрем - зур төзелеш, реставрация шаукымы мине бик гаҗәпләндерде", - дип ассызыклады һәм хәрбиләр Казанның 1000 еллык юбилеен бәйрәм итүдә актив катнашырга ниятли дип ышандырды.

Очрашуда Татарстан Премьер-министры урынбасары Зилә Вәлиева, ТР хәрби комиссары Рим Мостаев, ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Илдар Фәттахов һәм башкалар катнашты.