news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов: Казанда Махсус Олимпиада биш мәйданчыкта узачак

Татарстан Президенты Мәскәүдә Гайдар форумы мәйданчыгында чыгыш ясады.

Рөстәм Миңнеханов: Казанда Махсус Олимпиада биш мәйданчыкта узачак

(Казан, 15 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстанның спорт һәм туристлык инфраструктурасы Махсус Олимпиада — 2020не үткәрүгә әзер. Республика оештыру комитеты ярышларда катнашучыларны ничек каршы алачагы һәм урнаштырачагы турында карар кабул итте инде. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте.

«Олимпиада 7 спорт төре буенча узачак, 5 спорт комплексы җәлеп ителәчәк. Без кунакларның, спортчыларның кайда яшәячәкләрен, ярышларның кайда узачагын, ничек оештырылачагын кайгырттык», — диде Рөстәм Миңнеханов, Гайдар форумы-2021 мәйданчыгында чыгыш ясаганда.

ТР Президенты Махсус Олимпиада югары спорт нәтиҗәләрен алу максатын куймавын искәртте. Ул мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә дөньяда адаптацияләнергә ярдәм итүгә юнәлдерелгән.

Татарстан башкаласы 2022 елның 22-28 гыйнварында узачак Бөтендөнья кышкы Олимпия уеннарын үткәрү хокукын яулады. Бөтендөнья кышкы уеннарында 108 илдән ике меңгә якын спортчы һәм юнифайд-партнер катнашыр дип көтелә. Ярышлар җиде дисциплинада узачак: тау чаңгысы спорты, сноуборд, флорбол, чаңгы ярышлары, фигуралы шуу, шорт-трек һәм кар чабаталарында (снегоступ) йөгерү. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100