news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Президенты: Илкүләм проектлар буенча 2019 елга билгеләнгән планнар үтәләчәк

Владимир Путин һәм Рөстәм Миңнеханов эшлекле очрашу үткәрде.

(Казан, 14 декабрь, «Татар-информ»). Чаллыга эш сәфәре кысаларында Россия Президенты Владимир Путин Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашу үткәрде. Анда Рөстәм Миңнеханов кыскача Татарстанның социаль-икътисади хәле һәм төбәктә кайбер илкүләм проектларны һәм республика программаларын гамәлгә ашыру турында хәбәр итте. Бу турыда республика җитәкчесенең матбугат хезмәте яза.

Ел йомгаклары буенча көтелә торган тулаем төбәк продукты 2 трлн 552 млн 600 мең сум тәшкил итәчәк, әзер сәнәгать продукциясе күләме — 2 трлн 900 млн сумнан 3 трлн сумга кадәр. Үсеш, узган елгы күрсәткечләр белән чагыштырганда, 1,2-1,5 процент чамасы тәшкил итәчәк, диде Татарстан Президенты.

«Без илкүләм проектлар буенча барлык планнарны гамәлгә ашырабыз», — диде ул.

Ул хәбәр иткәнчә, илкүләм проектлар буенча чаралар бәясе, федераль һәм республика өлешләрен дә кертеп, 26 млрд сум тәшкил итә.

Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов дәүләт башлыгына 2019 елның августында узган WorldSkills һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатын әзерләүдә һәм уздыруда ярдәм иткәне өчен рәхмәт әйтте.

«Шулай ук мин сезгә WorldSkills өчен рәхмәт әйтергә теләгән идем, бу безнең өчен зур мирас. Сез үзегез ябылуда катнаштыгыз. Тырышсак та, әлегә икенче урынны гына алдык. Алга таба да эшләргә кирәк», — диде Рөстәм Миңнеханов.

«Иң мөһиме, алгарыш бик яхшы», - диде Владимир Путин.

Аннары Татарстан Президенты республикада гамәлгә ашырыла торган проектлар турында кыскача сөйләде. Барлыгы быел кырыкка якын программа гамәлгә ашырыла (бюджет якынча 40 млрд сум).

«Барлык программалар буенча билгеләнгән бурычларны үтибез. Биредә объектлар — илкүләм проектлар да, безнең республика проектлары да», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Владимир Путин мобиль поликлиникаларның ни дәрәҗәдә яхшы эшләвен сорады.

«Дүрт поликлиниканы без сатып алдык, ел саен 100 процент авыл халкы диспансеризация узачак. Ни дисәң дә — профилактика», — диде Рөстәм Миңнеханов. Медицина тикшерүе барышында белгечләр авыруларны ачыклаган һәм 460 кеше хастаханәгә ятты, диде ул.

Татарстан Президенты торак фондның капиталь ремонты турында җентекләп сөйләде. Республикада капиталь ремонт программасына 1 меңгә якын күпфатирлы йорт кергән.

«Ел саен якынча 990 — 1000 күп фатирлы йортка ремонт ясыйбыз, барысы да билгеләнгән план буенча бара. Халык та үз өлешен түли. Бу бик зур программа, һәм ул бик нәтиҗәле эшли», — дип йомгаклады докладчы.

Шулай ук ул кунакка юл фондын ремонтлау программасын гамәлгә ашыру турында хәбәр итте, аңа имин һәм сыйфатлы автомобиль юлларын тәэмин итү өлешендә федераль проектлар да, республика программасы да, авыл юллары буенча программа да керә.

«Иң мөһиме, бик актив эшлибез. Ишегалды һәм квартал эчендәге подъездлар турында да сүз бара. Киләсе елдан без яңа программаны эшләтеп җибәрәбез. Өч ел дәвамында 7000 ишегалды тәртипкә китереләчәк. Бу бик зур программа, бик күп акча кирәк», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Рөстәм Миңнеханов дәүләт башлыгы белән очрашуда алданган өлешчеләр турында да сүз кузгатты.

«2016-2018 елларда без 18 объект тапшырдык, 2019 елда 10 объект булачак, шуларның бишесе инде тапшырылды», — дип сөйләде Президент. Проблемалы йортлар буенча мәсьәләнең төп өлешен якындагы ике елда хәл итү планлаштырыла, диде ул.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100