news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов: Раштуа укулары - илнең рухи тормышында әһәмиятле вакыйгаларның берсе

Казанда «Бөек Җиңү: мирас һәм варислар» XXVIII Халыкара Раштуа укуларының төбәк этабы башланды.

Миңнеханов: Раштуа укулары - илнең рухи тормышында әһәмиятле вакыйгаларның берсе
Александр Эшкинин

(Казан, 14 декабрь, «Татар-информ», Александр Комарова). Бүген «Бөек Җиңү: мирас һәм варислар» XXVIII Халыкара Раштуа укуларының төбәк этабы ачылышында ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның сәламләвен игълан итте.

«Дин әһелләрен, дәүләт һәм муниципаль хакимият органнары, фән, мәдәният һәм мәгариф вәкилләрен берләштерә торган ел саен уздырыла торган чиркәү иҗтимагый форумы илебезнең, шул исәптән күпмилләтле Татарстанның рухи тормышында әһәмиятле вакыйгаларның берсенә әверелде.

Фикер алышуга куелган актуаль темалар Россия үсешенең заманча мәсьәләләренең бөтен спектрын диярлек чагылдыра, ә Халыкара Раштуа укуларында катнашучыларның күпсанлы вәкилләре чиркәү һәм дәүләтнең үзара хезмәттәшлегенең югары дәрәҗәсен, гомуми максатларга ирешүне күрсәтә.

Быелгы укулар Бөек Ватан сугышында Бөек Җиңүгә багышланган, аның 75 еллык юбилеен 2020 елда зурлап билгеләп үтәчәкбез. Һичшиксез, Бөек Җиңү темасы барыбызга да якын һәм аңлаешлы, чөнки бу илебез һәм дөнья тарихының батырлык мирасы гына түгел, ә безнең гражданлык тиңдәшлегебезнең аерылгысыз өлеше, бөек илебезнең күпмилләтле халкы рухының ныклыгы, батырлыгы һәм бөеклек символы», — диелә республика җитәкчесе юлламасында.

Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин котлауларга кушылды, бүгенге «Раштуа укулары» Җиңү көненең иң изге бәйрәменә әзерлек һәм аны уздыру белән бәйле чаралар комплексын башлый, диде Татьяна Ларионова.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100