Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Иран Республикасы чит ил эшләре министры Манучехр Мотакки белән очрашты

Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Иран Республикасы чит ил эшләре министры Манучехр Мотакки белән очрашты

(Казан, 14 декабрь, “Татар-информ”, Лилия Гаделшина). Бүген Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Казан Кремлендә Иран Ислам Республикасы чит ил эшләре министры Манучехр Мотакки белән очрашты.

Россиягә эш сәфәре белән килгән министр Татарстанга да рәсми визит ясады. ТР Президенты сараенда узган очрашуда шулай ук Иран делегациясе ягыннан - министр урынбасары Мирабуталиби, Чит ил эшләре министрлыгының БДБ илләре департаменты генераль директоры Мөхәммәт Саффари, Иранның Россиядәге илчесе Голямреза Ансари, Иранның Казандагы Генераль консулы Реза Багбан Кондори, Татарстан ягыннан исә ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Борис Павлов, ТР Премьер-министры урынбасары – мәдәният министры Зилә Вәлиева, ТР Президенты дәүләт киңәшчесе – Тышкы элемтәләр департаменты директоры Тимур Акулов, ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Александр Когогин, Казан мэры Илсур Метшин, РФ Чит ил эшләре министрлыгының Казандагы вәкиле вазифасын вакытлыча башкаручы Булат Биктимеров катнашты.

Алда әйткәнчә, Манучехр Мотакки җитәкчелегендәге делегация Мәскәүгә Россия белән Иран арасында сәүдә-икътисади һәм фәнни-техник хезмәттәшлек буенча комиссиянең чираттагы утырышына дип килгән иде. Делегациянең Татарстанда да очрашулар үткәрергә вакыт табуы өчен Татарстан Президенты рәхмәт сүзләрен җиткерде. “Россия белән Иран арасында сәяси һәм икътисади өлкәләрдә яхшы мөнәсәбәт һәм аңлашу барлыгыннан Татарстан, әлбәттә, файдаланып калырга тиеш, дип саныйм. Без Иран белән гуманитар, мәдәни өлкәләрдә генә түгел, шулай ук икътисади юнәлештә дә хезмәттәшлекне үстерергә өметләнәбез, - диде Минтимер Шәймиев кунакларга мөрәҗәгать итеп. - Хәзерге көндә Иран Президенты алып барган сәясәт бу илнең дөньяда үз позициясе барлыгын белдереп килә. Иран атом энергиясен тыныч максатларда файдалану хокукын яуларга омтыла. Минемчә, заманча дөньяда нинди генә көчкә ия булмасын, бер дәүләт тә икенче илнең язмышын хәл итүгә кысылырга тиеш түгел. Илләргә һәм милләтләргә үзара аңлашып, тату яшәргә тырышырга кирәк”, - диде Минтимер Шәймиев “түгәрәк өстәл” артында узган сөйләшүдә.

Соңыннан журналистлар белән әңгәмәдә Минтимер Шәймиев ике яклы хезмәттәшлекне үстерү мөмкинлекләрен билгеләү өчен даими эшче комиссия төзеләчәген хәбәр итте, аны ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Александр Когогин җитәклиячәк.

Манучехр Мотакки да үз чиратында Татарстан Президентына республикага килеп, нәтиҗәле сөйләшүләр алып барырга мөмкинлек бирелгәне өчен рәхмәтен әйтте: “Мин Казанда моннан җиде ел элек, 2001 елда булган идем. Шушы вакыт эчендә республика танымаслык булып үзгәргән, һәр тармакта үсеш күзгә бәрелеп тора. Болар барысы - Минтимер Шәймиевнең акыллы сәясәт алып баруы нәтиҗәсе, - дип Татарстан Президенты турында җылы сүзләрен җиткерде ул. – Россия белән файдалы хезмәттәшлек урнаштыруда Татарстан төбәге дә мөһим роль уйный. Бу республика башкалардан үзенең көчле икътисады, тотрыклы сәяси вәзгыяте белән аерылып тора. Без Татарстан белән сәнәгать, энергия җитештерү һәм сәүдә өлкәләрендә хезмәттәшлек итәргә ниятлибез”, - диде Иран министры.

Манучехр Мотакки Минтимер Шәймиевне киләсе елда рәсми визит белән Иранга чакыруын да хәбәр итте. Журналистлар белән очрашудан файдаланып, министр Татарстанда яшәүче барлык мөселман кардәшләрне якынлашып килүче Корбан бәйрәме белән тәбрик итте.

Билгеле булганча, бүген Иран делегациясе Казанда шулай ук Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетындагы Иранны өйрәнү буенча Идел буе төбәк үзәге эшчәнлеге белән дә танышырга өлгерде.

Әйтергә кирәк, Татарстан Иран белән элемтәләрне 1995 елларда җайга салган иде. Ул вакыттан ике ил арасында дуслык һәм хезмәттәшлек турында инде берничә рәсми кәгазь имзаланды, дәүләт җитәкчелеге дәрәҗәсендә очрашулар үткәрелде. Хәзерге вакытта Иран Татарстан белән нефть чыгару технологияләре, машина төзелеше тармакларында хезмәттәшлек алып бара. 2005 елда Иран Татарстанның сәүдә хезмәттәшләре арасында 32-нче урынны алган иде, хәзер бу күрсәткечне үстерү бурычы тора.