Путин декабрьнең икенче яртысында зур матбугат конференциясе үткәрәчәк

Россия Президенты Федераль Җыенга Юлламасын 2020 елда игълан итәчәк.
(Казан, 14 ноябрь, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин декабрьнең икенче яртысында традицион зур матбугат конференциясен җыячак, ә Федераль Җыенга Юлламасын 2020 елда игълан итәчәк. Бу хакта Россия Президенты матбугат секретаре Дмитрий Песковка сылтама белән ТАСС хәбәр итә.«Ул [зур матбугат конференциясе] инде билгеләнгән, тиздән без аккредитация игълан итәчәкбез», - диде Кремль вәкиле. Аның сүзләренчә, төгәл көне әлегә билгеле түгел, әмма ул «декабрьнең икенче яртысына» туры килә.Песков шулай ук Президент Федераль Җыенга юлламаны 2020 елда игълан итәргә планлаштыра, дип белдерде.