Миңнеханов һәм «Хайер» директоры Татарстанда компания үсеше турында фикерләште

«Алабуга» Махсус икътисади зонасында компонент базасы һәм микроэлектроника җитештерү урнаштыру планлаштырыла.

(Казан, 14 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты һәм «Хайер Индастри Рус» компаниясе генераль директоры Сунь Чжэньхуа эшлекле очрашу уздырды. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Очрашуда катнашучылар Татарстан территориясендә „Хайер“ компаниясен алга таба үстерү турында фикер алышты», — дип хәбәр итә матбугат хезмәте.

Бүген Чаллыда суыткыч, кер юу машиналары җитештерү заводлары, шулай ук телевизорлар эшләп чыгара торган беренче завод эшли. 2021 елның икенче кварталында smart-телевизорлар җитештерә торган икенче завод һәм әзер продукция склады төзү планлаштырыла.

Моннан тыш, очрашуда «Хайер Индастри Рус» һәм «Алабуга» Махсус икътисади зонасы арасында компания ихтыяҗлары өчен компонент базасы һәм микроэлектроника җитештерүне махсус икътисади зона территориясендә локальләштерү буенча меморандумга да имза куйдылар.