Рөстәм Миңнеханов: Эшмәкәрлек проблемаларына карашны үзгәртергә телибез

Татарстанда район-шәһәрләрдә эшлеклелек активлыгы рейтингы тәкъдим ителә.

(Казан, 14 октябрь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Бүген "Пирамида"да Татарстан Президенты каршында Эшкуарлык советының XIII киңәйтелгән утырышы уза. "Эшмәкәрлек проблемаларына карашны үзгәртергә телибез", - диде ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов эшмәкәрләрне сәламләү сүзендә.

"Төп бурычлар - хакимият органнары эшлеклелек климатын яхшыртырга, инвестицион потенциалны киңәйтергә тиеш. Эшмәкәкәрлек өчен проблемалы мәсьәләләрне ачыклау, хәл итү мөһим. Проблемалы темаларны республика дәрәҗәсендә хәл итәбез, безнең вәкаләтләрдән чыкса, федераль коллегаларга мөрәҗәгать итәбез", - диде Татарстан Президенты.

Ул республикада үзмәшгульләр буенча уңышлы проект гамәлгә ашырылуын искәртте.

Татарстан Президенты каршында Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил вазифаларын башкаручы Венера Камалова Татарстанда район-шәһәрләрдә эшлеклелек активлыгы рейтингын тәкъдим итте. Эшмәкәрләрдән сораштыру нәтиҗәсендә билгеләнгән проблемаларны атады. Барлыгы 16 мең эшмәкәр сораштырылган.

Рөстәм Миңнеханов урыннардагы вазгыятьне төгәл бәяләү өчен, тагы да тирәнрәк анализ кирәклеген әйтте.

Утырышта бизнес өчен газга тоташтыру процедурасын җиңеләйтү, кулланышта булмаган җирләрне, ташландык фермаларны әйләнешкә кертү, кече һәм урта бизнес өчен кадрлар дефицитын бетерү мәсьәләләре күтәреләчәк. Утырышта барлыгы 200 дән артык эшмәкәр катнаша.