Путин Согуд Гарәбстаны Короле белән очрашу өчен Эр-Риядка килде

Сәфәр барышында документлар пакеты, шул исәптән коммерцияле килешүләр имзаланыр дип көтелә.

(Казан, 14 октябрь, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин Согуд Гарәбстаны башкаласына эшлекле сәфәргә килде. Эр-Риядта Россия дәүләте башлыгы король Сәлман бән Абдел-Азиз әс-Согуд белән очрашып сөйләшер дип көтелә. Бу хакта Кремль матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Очрашуда нефть бәяләрен тотрыклыландыру өчен гамәлләрне координацияләү, Сирия һәм Фарсы култыгы төбәгендә эшләр торышы, шулай ук Палестина – Израиль мөнәсәбәтләрен көйләү темалары бар», - диделәр матбугат хезмәтендә.

Моннан тыш, яклар энергетика, авыл хуҗалыгы, сәнәгать, хәрби-техник кооперация һәм мәдәни-гуманитар алмашу өлкәләрендә хезмәттәшлекне үстерү турында фикер алышырга планлаштыралар.

Дәүләт башлыклары Якын Көнчыгыш һәм Төньяк Африка төбәгендә эшләр торышына басым ясап, көн тәртибендәге халыкара темалар буенча фикер алышыр дип көтелә.

Сәфәр кысаларында Владимир Путинның Россия - Согуд Гарәбстаны икътисади берлегенең беренче утырышында катнашуы һәм Согуд Гарәбстанының варисы Мөхәммәд бән Сәлман әс-Согуд белән әңгәмәсе каралган.

Сәфәр барышында ике яклы документлар пакетын имзалау планлаштырыла, алар арасында ведомствоара да һәм коммерция килешүләре дә бар.