Татарстанда ел башыннан 1 миллион 779,4 мең квадрат метр торак кулланышка тапшырылган

Бөек Ватан сугышы ветераннарының торак шартларын яхшырту прграммасы кысаларында 38 ветеран өчен 13 йорт төзелә.

(Казан, 14 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанда 2017 елның 13 октябренә 1 миллион 779,4 мең квадрат метр торак куллануга тапшырылган, бу узган ел дәрәҗәсенә туры килә. Бу хакта бүген республика Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов хәбәр итте. Республиканың барлык районнары катнашында узган видеоконференция режимындагы киңәшмәне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде, дип хәбәр итә республика Президентының матбугат хезмәте.

Алексей Фролов белдерүенчә, социаль ипотека программасы буенча төзелә торган 87 йортның 73е югары әзерлек дәрәҗәсендә, 14е - уртача әзерлек дәрәҗәсендә.

Бөек Ватан сугышы ветераннарының торак шартларын яхшырту прграммасы кысаларында 38 ветеран өчен 13 йорт төзелә. Хәзерге вакытта аларның икесендә эшләр төгәлләнгән, җидесе - югары әзерлек дәрәҗәсендә, дүртесе - уртача әзерлек дәрәҗәсендә.

Республикада шулай ук авыл клублары төзелеше бара. Агымдагы вакытка 31 объектның өчесендә төзелеш дәвам итә, 28 бинада эшләр тәмамланган.

Алексей Фролов сүзләренчә, бүген төзелеш программасы буенча җирле башкарма комитетның 11 бинасында, 120 универсаль спорт мәйданчыгында, шулай ук Татарстан Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсенең 26 учреждениесендә һәм Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына караган 15 идарәдә эшләр тулысы белән төгәлләнгән.

Алексей Фролов шулай ук 2017 елда Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама һәм Әлмәт шәһәрләренең 74 амбулатор-хастаханә бинасында капиталь төзекләндерү планлаштырылганын җиткерде. Бүгенге көндә барлык эшнең 52 проценты башкарылган.