Юллар турындагы законга, норматив базага үзгәрешләр кертү таләп ителә

«XXI гасырда Россия юллары» IX Халыкара күргәзмә-форумы кысаларында үткәрелгән фәнни-гамәли конференциянең пленар утырышында шул хакта сүз булды

(Казан, 14 октябрь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Россия регионнарына автомобиль юллары челтәрен җәелдерү һәм карап тоту максатында кредитлар бирелә, федераль бюджеттан компенсацияләү һ.б. формалары каралган, салымнарда ташламалар бар. Гомумән, соңгы елларда юлларга акча күбрәк сарыф ителә һәм бу юл салуда километражны арттырырга, шуның белән таушалганнарын азрак капиталь ремонтларга мөмкинлек бирә, ди РФ транспорт министры урынбасары Олег Белозеров илдә юл хуҗалыгы мәсьәләсендәге вазгыятькә ачыклык кертеп. Шулай да, РФ Федераль Җыены Федерация Советының бюджет буенча комитеты рәисе Евгений Бушмин сүзләренчә, бюджетта киләсе елга 243 млрд. сум каралачагы мәгълүм, ә бу быелгысыннан 40 млрд. сумга, ягъни 14,3 процентка азрак.

Хәзерге вакытта юллар салу, ремонтлау эшендә нинди техника, технология булырга тиешлегендә юнәлеш бирү мөһим, дип саный ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов. «Татавтодор» акционерлык җәмгыяте кебек зур компания оештырып, республикада техник модернизацияләү юнәлешендә эш башланды, чөнки юл салуда, таушалганын төзекләндерүдә генә түгел, юлларны карап тотуда да үз техникасы, технологиясе бар. Шәхси компанияләрнең барысы да, көндәшлектә төшеп калмас өчен, «Татавтодор»дан үрнәк ала. Җыеп кына әйткәндә, без нәкъ менә шундый максат куйган идек һәм аны үти алдык, дип белдерде ул.  

Бүген «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында «XXI гасырда Россия юллары» IX Халыкара күргәзмә-форумы кысаларында «Гамәлдәге закон таләпләре һәм халыкара нормаларга ярашлы рәвештә автомобиль юллары салу, ремонтлау һәм карап тотуның сыйфатын тәэмин итү» темасына үткәрелгән фәнни-гамәли конференциянең пленар утырышы тәнәфесендә «Росавтодор» федераль юл агентлыгы җитәкчесе Анатолий Чабунин журналистларга белдергәнчә, автомобиль юллары салу, ремонтлау һәм карап тотуның сыйфатын тәэмин итү нормативларына үзгәрешләр кертү таләп ителә. Ник дигәндә, тормыштагы үзгәрешләр нормативларны артта калдыра, ә нормативларны үзгәртү озакка сузыла торган процесс. «Юлларда хәрәкәт иминлеге хезмәте белән бергәләп вазгыятьне үзгәртү чаралары әзерләп, Дәүләт Думасы депутатлары һәм РФ Транспорт министрлыгы аша норматив базага үзгәрешләр кертербез дип уйлыйм», - диде ул. Чөнки Россия ЭЭМ юлларда хәрәкәт иминлеге департаменты башлыгы урынбасары Павел Бугаев докладында китергән мәгълүматлар буенча, закон чыгару һәм башкаручы органнарның тыгыз элемтәдә эшләве нәтиҗәсендә, быел 9 айда Россия юлларында һәлак булган кешеләр санын 12,6 процентка һәм имгәнгән-җәрәхәтләнгәннәр санын 5,1 процентка киметү, 2660 кешенең гомерен саклап калу мөмкин булса да, статистика мәгълүматлары мәсьәләнең хәл ителеп бетмәвен раслый.

Быел юлларда транспорт белән бәйле һәлакәтләрдә 18484 кешенең гомерер өзелгән, 186293е имгәнгән-җәрәхәтләнгән. Узган тәүлектә генә дә илебез юлларында 86 кеше үлемен тапкан, 719ы яраланган, имгәнгән, шуларның 33е бала һәм ул тәүлек бала гомере өзелми калган сирәк көннәрнең берсе, дип басым ясап әйтте П.Бугаев. Аның сүзләренчә, торак пунктларда җәяүлеләр өчен куркынычсыз юл кичүләре, светофорлар, юл яны киртәләре булырга һәм тәүлекнең караңгы вакытында тиешенчә яктыртылырга тиеш, чөнки һәлакәтләрнең 13 проценты торак пунктлар аша үткән федераль юлларда була һәм күпчелек очракта җәяүлене таптату күзәтелә.

«Юлларны нормативка туры китереп карап тоту җаваплылыгын подрядчыга түгел,  юл хуҗалары җилкәсенә салырга кирәк һәм моны Россиянең юллар турындагы законындагы 3 нче маддәсенә үзгәрешләр кертеп кенә хәл итеп була», - дип игълан итте ул. Павел Иванович сүзләренчә, авыр йөк ташый торган машиналар хәзерге вакытта юллар норматив буенча чыдата алган кадәр авырлыктан берничә тапкырга артык йөк алып бара, мәсәлән, документларына 40 тонна дип язылган була, чынлыкта 140 тонна авырлыктагы йөк белән баралар һ.б. Артык авыр йөк ташу өчен су һәм тимер юл транспорты бар, заказчылар алардан файдалансын. Шуңа күрә артык йөк өчен заказчы җавап бирергә тиеш, дигән фикердә ул. Россия юлларында очрый торган кичүләр, күперләр кебек ясалма корылмаларның 50 процентка тузган булуын, юл хәрәкәтендә катнашучы башкалар өчен аларның нинди куркыныч хәл китереп чыгаруларын күзаллавы кыен түгел кебек. Болардан тыш, юллардагы сызыклар (разметкалар) белән юл билгеләренең тәңгәл килмәве дә юллардагы вазгыятьне катлауландыра бара, мондый очракларда закон нигезендә чара күрү каралырга тиеш, дип басым ясап әйтә Россия ЭЭМ юлларда хәрәкәт иминлеге департаменты башлыгы урынбасары Павел Бугаев.