Рөстәм Миңнеханов Алабугада WorldSkills чемпионаты мирасын алган көллияттә булды

Татарстан Президенты эш сәфәре белән Алабуга районына килде.

(Казан, 14 август, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Алабугада WorldSkills чемпионаты мирасын алган политехника көллиятендә булды. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«ТР Президенты цехта әзерләнгән продукциядә „уңышлар!“ дигән язу калдырды», - дип искәрттеләр матбугат хезмәтендә.

Рөстәм Миңнеханов бүген Алабуга районында берничә чара үткәрәчәк, шул исәптән мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең традицион август киңәшмәсендә катнашачак.

Киңәшмә барышында «Мәгариф» илкүләм проектын гамәлгә ашыруга нәтиҗәләр ясалачак, мәктәпкәчә һәм мәктәп белеменең сыйфатын арттыруга бәйле мәсьәләләр каралачак.

Моннан тыш, киңәшмәдә катнашучылар һөнәри белем бирүне үстерү, балаларга өстәмә белем бирү һәм тәрбия өлкәсенең үтемлелеге һәм нәтиҗәлелегенә бәйле мәсьәләләрне дә карар дип көтелә.