Татарстан һәм “ЭР-Телеком Холдинг” ЯАҖ мәгълүмати технологияләр өлкәсендә хезмәттәшлек итәчәк

Бүген ТР Хөкүмәте йортында тиешле карарга кул куелды

(Казан, 14 июль, “Татар-информ”). Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты һәм “Эр-Телеком Холдинг” ЯАҖ арасында Татарстан Республикасы территориясендә мәгълүмати технологияләрне һәм хезмәтләрне үстерү өлкәсендә хезмәттәшлек итү турында килешү имзаланды.
Документка ТР Премьер-министры Илдар Халиков һәм “Эр-Телеком Холдинг” ЯАҖ генераль директоры Андрей Семериков кул куйды.
Килешү ТР Хөкүмәте йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның “Лукойл” ААҖ вице-президенты, «Лукойл Оверсиз Холдинг Лтд” президенты Андрей Кузяев белән очрашуы кысаларында имзаланды.
Очрашу барышында Андрей Кузяев хәбәр иткәнчә, Татарстан Республикасы территориясендә проектларны гамәлгә ашыру “Эр-Телеком Холдинг” ЯАҖ өчен өстенлекле юнәлеш санала. Ул бүгенге көндә компаниянең Казан, Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләрендә эшчәнлек алып баруын искәртте. Тулаем алганда, Татарстанда “Эр-Телеком Холдинг” ЯАҖ хезмәтләреннән бер миллион кеше файдалана, дип хәбәр итте Андрей Кузяев.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, үз чиратында, “Эр-Телеком Холдинг” компаниясен мәгълүмати технологияләрне үстерү өлкәсендә республиканың стратегик партнерларыннан берсе дип атады. Ул искәртеп узганча, тиешле IT-инфраструктурадан башка Татарстан алдында торган мәгълүмати технологияләрне үстерү өлкәсендәге кайбер бурычларны хәл итү мөмкин түгел. Боларга, аерым алганда, халыкка электрон рәвештә дәүләт хезмәте күрсәтү, мәгариф системасын үзгәртеп кору, мәгълүмати технологияләрне медицинада куллану һәм башкалар керә, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.