Илдар Халиков Саха Республикасы делегациясе белән очрашты

Яклар ике республика арасында икътисади-сәүдә, фәнни-техник, социаль-мәдәни хезмәттәшлек турында яңа хөкүмәтара килешү төзү мөмкинлеген карады

(Казан, 14 июль, “Татар-информ”). Татарстанга ике көнлек визит белән Саха (Якутия) Республикасы делегациясе килде. Сәфәрнең максаты- төбәкне үстерүнең инновацияле юлларын өйрәнү һәм тәҗрибә уртаклашу. Бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков Саха (Якутия) Республикасы вице-президенты Дмитрий Глушко һәм Фәннәр академиясе президенты Игорь Колодезников белән очрашты, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.
Татарстанның электрон сәүдә оештыру һәм үткәрүдә эшчәнлеге, бездә гамәлгә ашырылучы “Электрон Хөкүмәт” проекты очрашуда күтәрелгән төп темалар булган. Моннан тыш, Татарстан белән Якутски шәһәрендәге “Якташ” татар-башкорт үзәге арасында хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләсе каралган. Яклар ике республика арасында икътисади-сәүдә, фәнни-техник, социаль-мәдәни хезмәттәшлек турында яңа хөкүмәтара килешү һәм аны гамәлгә ашыру турындагы беркетмә төзү мөмкинлеге хакында да фикерләшкән.
Саха (Якутия) делегациясенең сәфәр программасына “Идея” технопаркында, Казан (Идел буе) федераль университетында булу, ТР Фәннәр академиясендә очрашулар кертелгән.