Фәрит Мөхәммәтшин: “Теләче Сабантуе халык традицияләренә сакчыл каравы белән аерылып тора”

ТР Дәүләт Советы Рәисе шәхсән үзе хезмәт алдынгыларына Мактау грамоталары, рәхмәт хатлары һәм истәлекле билгеләр тапшырды
(Казан, 14 июнь, «Татар-информ»). Кичә ТР Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан халыклары Ассамблеясе Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республиканың Теләче муниципаль районында Сабантуй бәйрәмендә катнашты.
Сабантуй дога укудан башланды. Аннары Теләченең узган елгы Сабантуй батыры Рамил Корбанов Татарстан дәүләт гимны астында муниципаль район флагын күтәрде. Район башлыгы Илдар Низамов якташларын язгы чәчү эшләре тәмамлану белән котлады, дип хәбәр итә ТР Дәүләт Советының матбугат хезмәте. Ул Дәүләт Советы Рәисенә 1991 елда аның катнашында республикада яңа район оештырылганы өчен рәхмәт белдерде. “Менә без 18 нче тапкыр Сабантуйны бәйрәмен билгеләп үтәбез, - диде ул”.
Фәрит Мөхәммәтшин бәйрәмдә сәламләү сүзе белән чыгыш ясады. Ул теләчелеләрнең чакыруын бик зур теләк белән кабул итүен билгеләп үтте. Парламент җитәкчесе Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев исеменнән Сабантуй уңаеннан сәламләү сүзләрен җиткерде. “Быел без Сабантуй бәйрәмен дөньяви финанс кризисы шартларында билгеләп үтәбез, - диде Фәрит Мөхәммәтшин. – Безнең әтиләр һәм бабайлар бернигә карамастан, Сабантуйны һәрвакыт бәйрәм иткәннәр. Хәтта сугыш вакытында да тылда җиңү яуларга калучылар җыелып өстәл әзерләгәннәр һәм бәйрәм иткәннәр. Бүген безнең илнең татарлар күпләп яшәүче почмакларында - Владивостоктан Краснодарга кадәр татарларның милли бәйрәме матур итеп билгеләп үтелә. Дәүләт Советы Рәисе язгы кыр эшләре тәмамлану белән котлады һәм Теләче районының хезмәт сөючән халкына тынычлык һәм эшләренең гөрләп алга баруларын теләде.
Татарстан Республикасының Дәүләт җыр һәм бию ансамбле артистларын мәйдан тамашачыларын осталыклары белән сокландырды. Бәйрәмнең театральләштерелгән тамашасы республикада Спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше елына багышланган иде. Теләче Сабантуеның төп мәйданында район спортчылары чыгыш ясады. Аннары Фәрит Мөхәммәтшин шәхсән үзе хезмәт алдынгыларына Мактау грамоталары, рәхмәт хатлары һәм истәлекле билгеләр тапшырды.
“Бүген республиканың һәр районында, һәр шәһәрендә Сабантуйлар гөрли. Һәр Сабантуйның үз үзенчәлекләре бар, - дип билгеләп үтте Дәүләт Советы Рәисе журналистларга биргән интервьюсында. – Мин район оешканнан бирле 18 елга беренче тапкыр Теләче Сабантуенда катнашам. Һәм биредә халык традицияләренә сак карыйлар, милли үзенчәлекләрне сакларга тырышалар, дип әйтәсем килә.