ТР Дәүләт Советының 32нче утырышында яңа министрлыкның җитәкчесе хупланды

ТР Дәүләт Советының 32нче утырышында яңа министрлыкның җитәкчесе хупланды

(Казан, 14 июнь, «Татар-информ», Сөләйман Нәҗмиев). Бүген Татарстан Дәүләт Советының 32 нче утырышында депутатлар Татарстан Президентының республикадагы ике ведомство органы — ТР Хезмәт һәм мәшгульлек министрлыгы белән, ТР Социаль яклау министрлыгын берләштерү турындагы тәкъдимен хуплады.

Бу мәсьәлә сессия утырышына кадәр ТР Дәүләт Советының дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты утырышында да яклау тапкан иде. Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев фикеренчә, моңа кадәр әлеге ике министрлык та нигездә бер үк максатка эшләделәр. «Оптимальләштерү шартларында мондый берләштерү максатка ярашлы булыр. Һәм эшнең тагын да нәтиҗәлелегенә ирешергә мөмкинлек киңәер»,—ди Минтимер Шәймиев. Татарстан Президенты берләштерү нигезендә барлыкка килгән ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы башлыгы вазифасына моңа кадәр ТР буенча Пенсия фонды җитәкчесе Айрат Радин улы Шәфигуллин кандидатурасын тәкъдим итте. Президент шул хакта Указга да кул куйган.

Республика башлыгы шулай ук, Хөкүмәткә берләштерү нәтиҗәсендә кыскарган хезмәткәрләрне эшле итү буенча чаралар күрергә дигән күрсәтмә бирде.