Рөстәм Миңнеханов: "Нәкъ менә масса-күләм мәгълүмат чаралары аркылы Татарстанны Россия төбәкләрендә дә, чит илләрдә дә беләләр"

Рөстәм Миңнеханов: "Нәкъ менә масса-күләм мәгълүмат чаралары аркылы Татарстанны Россия төбәкләрендә дә, чит илләрдә дә беләләр"

(Казан, 14 июнь, «Татар-информ», Чулпан Нәбиуллина). Бүген Казанда төбәкләр һәм милли масса-күләм мәгълүмат чараларының III Конгрессы ачылды. Аның ачылыш тантанасында, Конгресста катнашучылар алдында Татарстан Премьер- Министры Рөстәм Миңнеханов чыгыш ясады.

Ул беренче чиратта, әлеге чарада катнашучыларга Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиевнең сәламләү сүзен җиткерде. «Мин чын күңелемнән журналистларны шундый зур, эшлекле сөйләшү өчен Татарстан җиренә җыелулары белән кайнар котлыйм. Күп кенә төбәкләр һәм милли масса-күләм мәгълүмат чаралары өчен безнең республикада очрашу традициягә әйләнде. Республика җәмәгатьчелеге моны Татарстанда масса-күләм мәгълүмат чаралары үсешенә шартлар тудыруны тану дип аңлый. Төбәкләрдәге масса-күләм мәгълүмат чараларыннан башка Россия Федерациясенең мәгълүмат кырын күз алдына китереп булмый», - диелә М. Шәймиев сәламләвендә.

Татарстан Премьер-Министры Рөстәм Миңнеханов үзенең чыгышында Конгресс эшендә катнашучыларга Татарстан журналистлары өчен аларның тәҗрибәсе дә кызык булуын билгеләп узды. Ул шулай ук республикада масштаблы проектларны тормышка ашырганда Татарстан Хөкүмәте, беренче чиратта масса-күләм мәгълүмат чараларына таянуын белдерде. «Нәкъ менә масса-күләм мәгълүмат чаралары аркылы Татарстанны Россия төбәкләрендә дә, чит илләрдә дә беләләр. Илдә социаль-икътисади реформаларны һәм ил күләм проектларны тормышка ашырганда сезнең эшегезнең әһәмияте тагын да артты», - диде Р. Миңнеханов.

Ул шулай ук, Татарстанның соңгы елларда социаль-икътисади үсешендә, уңай имиджын тудыруда журналистларның өлеше зур булуын ассызыклады. «Татарстанда икътисадының үсүе, масса-күләм мәгълүмат чараларына ярдәм итәргә мөмкинлек бирә. 2007 елда бу максатларга 613 миллион сум акча каралган. Бу узган елгыга караганда 25 процентка күбрәк», - диде Татарстан хөкүмәте җитәкчесе үзенең чыгышында. Рөстәм Миңнеханов шулай ук, Татарстанда яңа мәгълүмати технологияләр аерым игътибар бирелүен дә билгеләп узды. «Татарстан масса-күләм мәгълүмат чаралары конкуренциягә бирешмәслек итеп эшләргә тиеш. Максатыбыз дәүләт структураларын булдыра алган кадәр ачык итү. Моның өчен Татарстан Хөкүмәте үзенең матбугат үзәген булдырды. Ул көн кадагына суккан мәгълүматны он-лайн режимында тапшырырга мөмкинлек бирә. Журналистлар исә үзләрен борчыган сорауларын Хөкүмәткә «Интернет кабул итү» системасы аша җиткерә алалар», -  диде ул Татарстан журналистларына тудырылган шартлар белән таныштырып.