Минтимер Шәймиев һәм Алексей Маслов очрашуында Казан һәм Чиләбе танк училищелары берләшүе турында игълан ителде

Минтимер Шәймиев һәм Алексей Маслов очрашуында Казан һәм Чиләбе танк училищелары берләшүе турында игълан ителде

(Казан, 14 июнь, “Татар-информ”, Гөлнар Гаттарова). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев Казан Кремлендә Россия Федерациясе Коралланган көчләренең Коры җир гаскәрләре Башкомандующие Алексей Маслов белән очрашты.

Очрашуда ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Александр Гусев, Казан гарнизоны башлыгы генерал Валерий Миронченко катнашты.

Очрашуның төп максаты – Казан һәм Чиләбе танк училищеларын берләштерү. РФ Коралланган көчләренең Коры җир гаскәрләре Башкомандующие ярдәмчесе, полковник Игорь Конашенков журналистларга әйтүенчә, Башкомандующий шушы көннәрдә Идел буе-Урал федераль округында коры җир юнәлешендәге хәрби училищелар торышына бәя биреп йөрү белән мәшгуль. Казанда Алексей Маслов Казан югары хәрби команда училищесында, уку йортының полигонында булган һәм андагы шартлардан канәгать калган. Мәртәбәле кунак шулай ук Суворов училищесы белән танышып, андагы уңай якка үзгәрешләргә тап булган. Биредәге төзекләндерелгән бассейн, яңа корылып куелган спорт залы, яңа корпус төзелеше эшләренең башлануы турындагы хәбәрләр уңай тәэсирләр уяткан.

Очрашу тәмамлангач, Алексей Маслов журналистларның сорауларына җавап бирде. Әңгәмә кысаларында Татарстан территориясендәге хәрби училищеларда уңайлы шартлар тудыру, Казан Суворов училищесында ятим курсантларны укыту һәм башка мәсьәләләр күтәрелгән. “Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев бүгенге очрашуда Казан Суворов училищесының попечительлек советының яңа рәисен билгеләде, әлеге вазифа ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратовка йөкләнде”, - дип белдерде Алексей Маслов.

Ә югарыда телгә алынган очрашуның максатына килгәндә, РФ Коралланган көчләренең Коры җир гаскәрләре Башкомандующие әйтүенчә, Чиләбе Танк училищесы һәм Казан югары хәрби команда училищесын берләштерү инде киләсе яңа уку елыннан үз көченә керәчәк. Ә Чиләбе уку йорты эшчәнлеге туктатылачак. Чиләбедән 500 ләп курсант, профессор-мөгаллимнәр составы, матди чаралар Казанга күчереләчәк. Биредә барлыгы 1500 дән артык курсант белем алыр дип көтелә. Ихтимал, танк юнәлешен алга сөрүче уку йортының исеме дә үзгәрешләр кичерер.

“Казан югары хәрби команда училищесында диңгез пехотасы роталарының булачак командирлары һөнәренә белем алучылар Ерак Көнчыгыш (Благовешенски) училищесына юл тотса, ә мотострелок-курсантлар Новосибирски һәм Мәскәүнең гомуми гаскәр училищеларына юл алачак”, - дип хәбәр итте Алексей Маслов. Аның сүзләренә караганда, киләсе елга Казан югары артиллерия команда училищесын да шундый ук язмыш көтә. Казан уку йортын Мәскәү астындагы артиллерия юнәлешендә хәрби училище белән кушачаклар.

Коры җир юнәлешендәге уку йортларын берләштерүгә федераль бюджеттан җитәрлек күләмдә финанс чаралары каралган, республика хисабыннан финас чыгымнары таләп ителми. “Гомумән алганда, Казан хәрби училищеларының матди хәле әйбәт. Аларның тышкы кыяфәтләре үк шул хакта сөйли. Билгеле, монда ТР Президенты Минтимер Шәймиев һәм Татарстан Хөкүмәтенең өлеше зур ”, - ди Алексей Маслов. Хәер, проблемалар да юк түгел. Торак белән тәэмин итү проблемасын хәл итү озакка сузылмаячак – икенче елга Танк училищесы курсантлары өчен 600 кешелек яңа казарма төзелеше фаразлана. Ә икенче атнадан РФ Сак министрлыгы хисабына профессорлар өчен 150 фатирлы йорт төзелеше башланып китәчәк.

Алексей Масловның Татарстан башкаласына эш сәфәре иртәгә Казан югары артиллерия команда училищесына бару белән дәвам итәчәк. Иртәгә шулай ук аның

Мәскәүгә очуы ниятләнә.

Белешмә өчен. Алексей Маслов бүгенге көндә үзе башкаручы вәкаләтләр вазифасына РФ Президенты указы нигезендә 2004 елның 5 ноябрендә билгеләнә. “СССР да Коралланган көчләрдә Ватанга хезмәт өчен” III дәрәҗәле орден, 10 медаль белән бүләкләнгән.