Казанда төбәкләр һәм милли гаммәви мәгълүмат чараларының III Конгрессы ачылды

Казанда төбәкләр һәм милли гаммәви мәгълүмат чараларының III Конгрессы ачылды

(Казан, 14 июнь, «Татар-информ», Чулпан Нәбиуллина). Агымдагы елның 14-16 нчы июнь көннәрендә Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәме белән, «Татмедиа» масса-күләм мәгълүмат чаралары агентлыгы Россия һәм Татарстан журналистлар берлеге белән берлектә Казанда төбәкләр һәм милли масс-күләм мәгълүмат чараларының III Конгрессын уздыра.

Бүген аның ачылыш тантанасы «Казан» милли-мәдәният үзәгендә узды. Аның эшендә Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова, Россия Дәүләт Думасының мәгълүмат сәясәте комитеты урынбасары Әнбяр Кармеев, Россия журналистлар берлеге генераль сәркатибе Игорь Яковенко һ. б. катнашты. Утырышны «Татмедиа» масса-күләм мәгълүмат агентлыгы җитәкчесе Марат Моратов алып барды.

Әлеге чараның максаты Россия һәм Берләшкән Дәүләтләр берлегендә чыгып килүче төбәкләр һәм милли масса-күләм мәгълүмат чараларының бүгенге хәле, үсеш перспективалары хакында фикерләшү, тәҗрибә алмашу.

Россия төбәкләре һәм милли масса-күләм мәгълүмат чаралары вәкилләре инде өченче ел рәттән Казанга җыела. «Беренче Конгресс «Җирле үзидарә органнары хакимиятен билгеләүче» федераль закон эшләнгән вакытта узды. Әлеге закон шул килеш кабул ителгән очракта, муниципалитетлар матбугат органы булдыру мөмкинлегеннән чикләнә иде. Без әлеге Конгресста кабул ителгән резолюцияне Дәүләт Думасына җибәргәннән соң, әлеге законга шактый үзгәрешләр кертелде»,—диде Марат Моратов III Конгрессны ачу тантанасында әлеге чараның әһәмиятен күрсәтеп.

Аның аудиториясе елдан ел киңәя бара. Аның беренчесендә илнең һәм Берләшкән Дәүләтләр Берлегеннән төрле масса—күләм мәгълүмат чараларыннан 40 төбәктән журналист катнашкан булса, икенче фестивальдә 50 төбәктән каләм иясе катнашкан. Конкурска килгән эшләр арасында хәтта Россиянең Ерак Төньягында яшәүчеләр, үзәк Азия, зур булмаган милли-автоном республикаларда яшәүчеләр хакында да материаллар булган.

«II Конгресста исә милли басмаларга финанс ярдәм күрсәтү, «Реклама турында» кабул ителгән закон нигезендә төбәкләрдәге басмаларда рекламадан кергән керемнең кимүе, төбәкләрдә чыгып килүче вакытлы матбугатны башка төбәкләргә таратуда Россия почта хезмәтенең бәясен киметү кебек мәсьәләләрдә конструктив сөйләшү булды»,- ди М. Моратов.

Төбәкләр һәм милли масса-күләм мәгълүмат чараларының III Конгрессы программасы да шактый кызык. Пленар утырыштан соң, Конгресста катнашучылар бүген дүрт палубалы «Федор Шаляпин» теплоходына утырып Идел, Кама елгалары буйлап Казан-Алабуга-Түбән Кама маршрутында юлга кузгала. Теплоходта телевидение, радио, матбугат чараларында эшләүче билгеле шәхесләр мастер-класслар уздырачак. Алар арасында «Россия» телеканалының «Бишенче студия» тапшыруы алып баручысы Сергей Брилев, МДУның телевидение һәм радио тапшырулар кафедрасы профессоры Сергей Моратов, телевидение сценарияләре авторы, журналист Марина Топаз, «Культура» каналының «Мәдәният яңалыклары» тапшыруының йомгаклау чыгарылышы журналисты Владислав Флярковский һ. б. бар.

Программада шулай ук мең еллык Алабуга шәһәренә дә бару каралган. Шулай ук, Конгресста катнашучылар Татарстанның иң эре сәнәгать үзәкләренең берсе — Түбән Камада да була. Биредә алар Сабантуй бәйрәмендә дә катнашачак.

Әлеге Конгресс кысаларында «Татмедиа» масса-күләм мәгълүмат агентлыгы «Күпкырлы Россия» дигән бөтенроссия конкурсын да игълан иткән иде. Ул туган якның мәдәниятен, халыкның гореф-гадәтләрен иң яхшы яктырткан журналист эшләре арасында уздырыла. Бу бәйгенең икенче турына узган журналистлар да әлеге Конгресс эшендә катнаша. Алар арасында җиңүчеләрне шушы Конгресс көннәрендә игълан итәчәкләр. Ул 6 номинациядә билгеләнәчәк. Быел бу конкурска 250дән артык эш килгән.

III Конгресс белән берлектә «Эфирда мәдәният-2007» V Бөтенроссия телевизион фестивале дә узачак. Ул мәдәният һәм кинематография буенча һәм масса-күләм мәгълүмат һәм матбугат буенча федераль агентлыклыклар ярдәме белән уза. Бу юлы әлеге фестивальгә Россия һәм Берләшкән Дәүләтләр берлеге илләренең 50 төбәгеннән масса-күләм мәгълүмат чаралары вәкилләрен җыелган. Бәйгегә барлыгы 250ләп эш кабул ителгән. Алар арасында җиңүчеләрне 9 номинациядә билгеләячәкләр. «Иң яхшы мәгълүмат программасы», «Иң яхшы репортаж», «Иң яхшы телефильм», һ. б. Катнашучылар арасында Балтыйк буе илләре, Казакъстаннан, Калмыкия, Коми, Тыва, Бурятия, Дагыстан, Чечня, Карачай-Черкес, Башкортостан, Чувашстан, Удмуртия, Мордовия, Мари-Эль, республикаларыннан, Ямал—Ненец Автоном округыннан, Алтай крае, Сверловск, Иркутски, Орел, Рязань, Кострома, Киров, Красноярски өлкәләре һәм Россиянең башка төбәкләреннән вәкилләр бар.