РФ Президенты Владимир Путин “Татнефть” белгечләренең эшен хуплады

РФ Президенты Владимир Путин “Татнефть” белгечләренең эшен хуплады

(Санкт-Петербург, 14 июнь, “Татар-информ”, Зәрия Хәсәнова). X Халыкара Петербург икътисади форумы рәсми ачылган көнне Россия Президенты В.В. Путин күргәзмәләргә куелган экспонатлар белән дә танышты.

Татарстан күргәзмәсе “Инновацион казанышлар” стендында урын алган иде. Бу олы чарада Татарстан Республикасы йөзен күрсәтүгә "Татнефть" һәм "Нижнекамскшина" ачык акционерлар җәмгыятьләре лаек булды, һәм әйтергә кирәк, алар бу ышанычны зур җаваплылык белән аклады.

Күргәзмәгә бүгенге көндә “Татнефть” һәм “Нижнекамскшина” ачык акционерлар җәмгыятьләре ирешкән уңышлар турында ачык сөйләүче мәгълүматлар куелган.

Россия Президентын Татарстан Республикасы Премьер-министры, “Татнефть” ААҖ директорлар советы рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм “Татнефть”нең генераль директоры Шәфәгать Тәхәүединов, аның урынбасарлары, Казаннан килгән белгечләр каршы алды. “Татнефть” җитәкчеләре Владимир Путинны куелган экспонатлар белән җентекле таныштырды. Владимир Владимирович битумлы кара алтын чыгарудагы, нефть эшкәртүдәге яңа технологияләрне, заман шиналарын кызыксынып карады. Үз фикерен дә ачык итеп әйтте:

— “Татнефть”не яхшы беләм. Ул яхшы кадрлар әзерли. Хәзергечә шулай дәвам итегез”,- диде ил башлыгы татарстанлыларны сөендереп. Күргәзмәләр 7 нче павильонга куелган иде. Татарстан экспонатлары ишектән керүгә үк күренеп, балкып янган "Татнефть” һәм "Нижнекамскшина" язулары белән үзенә чакырып тора. Экспонатларның, таблица һәм саннарның ачык яшел фонда бирелүе - татар күргәзмәсен оештыручыларның уңышлы табышы, дип әйтергә кирәк. Татарстан Республикасы Икътисади форумга тәкъдим иткән күргәзмәне Петербургка алдан килеп шулай урнаштыруны "Нижнекамскшина" акционерлар җәмгыяте техник бүлек начальнигы Павел Корпунин оештырды. Аннары күргәзмәне абруйлы делегатларга күрсәтер алдыннан аның белән "Татнефть" һәм "Нижнекамскшина” акционерлар җәмгыятьләре генераль директорлары Шәфәгать Тәхаүетдинов белән Радик Ильясов танышты. Һәрнәрсәне тәнкыйть күзеннән үткәргәннән соң, "хуҗалар" күргәзмәне олы форум хөкеменә чыгарырга фатыйха бирде.

— Шәфәгать Фәхрази улының кәефе шәплектән файдаланып, без аңа берничә сорау бирергә җөрәть иттек:

— Шәфәгать әфәнде, Сезне Петербург ничек каршы алды? Төньяк башкалада алган беренче тәэсирләрегез һәм үзегез җитәкләгән "Татнефть"нең бүгенге көндә илдә нинди урын биләве турында бер-ике сүз әйтмәссез микән?

Санкт-Петербург искиткеч яхшы каршы алды. Шунлыктан, тәүге тәэсирләр дә әйбәт. Ә инде "Татнефть”кә килгәндә, ул илдәге төрле икътисади үзгәрешләр вакытында да, тотрыклылыгын саклап кала алды. Исемен дә, җисемен дә үзгәртмәде, - диде Тәхәветдинов.

Чынлап та, “Татнефть” – Россиянең кара алтын чыгаручы предприятиеләре арасында иң эреләрдән санала. Татарстан нефтьчеләре икътисад базарындагы үзгәрешләрне вакытында күреп алырга, катлаулы технологик мәсьәләләрне кыю чишәргә өйрәнде. Фәнгә таянып эшләгәнгә дә җитештерүчәнлекне үстерүче яңа техника һәм технологияләр һәрвакыт үз урынын таба.

Компаниянең бүгенгесен һәм киләчәген кара алтынны эшкәртү куәтен киңәйтү, нефть химиясе базарында актив эшләү билгели. Күп проектлар Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев, Хөкүмәт һәм Республика Дәүләт Советы ягыннан даими ярдәм күрсәтелгәнгә тормышка аша.

"Нижнекамскшина" акционерлар җәмгыятенә килгәндә, хәзерге вакытта Россия Федерациясендә шина эшләп чыгаручы иң эре предприятие исәпләнә. Илдә җитештерелүче бу төр продукциянең 29 процентын ул эшли. 20 процент продукция чит илгә җибәрелә. Продукция PIRELL I лицензиясе буенча Голландия, Германия, Италия һәм АКШ җиһазында эшләнә. Узган ел “Нижнекамскшина” акционерлар җәмгыятенең җитештерү куәте 12 млн. шина тәшкил итте. КамАЗ, Автоваз, ЗМА, Нефаз, АзияАвто, Hyundai акционерлык җәмгыятьләре, нигездә, Түбән Кама шинасында гына йөри.

Көн азагында Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов һәм “Татнефть” ААҖ генераль директоры Шәфәгать Тәхаүетдинов энергетик стратегияләргә багышланган түгәрәк өстәл янындагы сөйләшүдә катнашты. Кереш сүз белән Россия Федерациясе сәнәгать һәм энергетика министры В.Христенко һәм илнең табигый байлыклар министры Ю. Трутнев чыгыш ясады.