2007 нче елның сентябрендә Казанда чирәмдәге хоккей буенча Европа чемпионатын үткәрү планлаштырыла

2007 нче елның сентябрендә Казанда чирәмдәге хоккей буенча Европа чемпионатын үткәрү планлаштырыла

(Казан, 14 июнь, “Татар-информ”, Сөләйман Нәҗми). Икътисадый яктан тотрыклы үсә барган Татарстан, спорт өлкәсендә дә дөньякүләм игътибарны җәлеп иткән төбәккә әйләнеп бара. Әле узган елны гына Казанда билбау көрәше буенча Дөнья чемпионаты иң югары дәрәҗәдә уздырылган иде.

Соңгы елларда республика хоккей, футбол командаларының чемпион калулары, Татарстанда спортның һәр төренә дә зур игътибар булуын раслый.

Һәм гомумән бездә спорт массалы төсмергә әверелеп, һәркемнең яшәү рәвешенә әйләнеп бара.

Бүген Казанга Татарстан башкаласы, андагы спорт үсеше, физик тәрбия һәм ял биналарының торышы белән якыннан танышу максатыннан, чирәмдәге хоккейның халыкара федерациясе президенты – Халыкара Олимпия Комитеты әгъзасы Элс Ван Бреда Вриесман килде. Казан Кремлендә ул һәм Россиянең чирәмдәге хоккей Федерациясе башлыгы Сергей Чеченков Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев белән очрашты.

Әңгәмә башында Татарстан Дәүләте башлыгы футбол буенча шушы көннәрдә барган Дөнья чемпионаты белән ныклап кызыксынып, күзәтеп баруын белдерә. Минтимер Шәймиев фикеренчә, спорт, ул бар халыкларны берләштерүче, якынайтучы чара. “Икътисадый яктан үсешкә ирешә барган саен, республикада спорт белән ныклап шөгыльләнүгә теләк уяна һәм мөмкинлекләр дә, аңа игътибар да арта”, - ди ул . Чирәмдәге хоккейга килгәндә, Президент аның чишмә башы бик еракларга барып тоташуын һәм бар халыкларда аңа охшаш уеннарны уйнауларын искәртеп узды.

Елс Ван Бреда Вриесман – һөнәре буенча юрист. 1993 нче елдан Халыкара Олимпия комитеты, шулай ук 2004, 2008 һәм 2012 нче елларда Олимпия уеннары үткәрү урынын билгеләү буенча комитет әгъзасы. 2001 елдан чирәмдәге хоккейның халыкара оешмасын җитәкли.

Татарстан – Казан чирәмдәге хоккейны үстерү буенча Россиядәге иң алдынгы, эре үзәкләрнең берсе. Безнең “Динамо” командасы соңгы 3 елда Россия чемпионы һәм ил Кубогын отты. Моннан тыш, чирәмдәге хоккей буенча республиканың яшүсмерләр командалары да Бөтенроссия, халыкара турнирларда призерлар һәм Россия беренчелегендә җиңүгә ирешеп киләләр.

Россиянең чирәмдәге хоккей буенча федерациясе, Татарстан Республикасын, спортның әлеге төре үсеше өчен аеруча перспективалы төбәк буларак инде берничә тапкыр күрсәтеп килә. Киләчәктә дә аны тагын да үстерү, популярлаштыру, Россияне дөнья чемпионатларында һәм олимпия уеннарында чирәмдәге хоккей буенча лидерлык позициясенә чыгару максатыннан, Казанда махсус үзәк төзелә башлады. Ул 2772 урынлы трибуналары белән төп уен кырын, спорт-административ корпусын һәм күнекмәләр мәйданын берләштерәчәк. Халыкара федерация таләпләре буенча яшүсмерләр командалары арасында Европа чемпионатларын үткәрү өчен бетон нигезле ясалма өслекле ике сертификацион кыр, 10 мең тамашачыга исәпләнгән трибуналар, 500 кешелек VIP урыннар булырга тиеш.

Журналистлар белән әңгәмәсе вакытында, чирәмдәге хоккейның халыкара федерациясе президенты Элс Ван Бреда Вриесман, дөньякүләм спорт чаралары өчен шулкадәр күп трибуналарның урнашуы түгел, ә ул урыннарның тамашачылар белән тулы булуы мөһим икәнлекне ассызыклады. Аның фикеренчә, урыннар яртылаш, яки аннан да кимрәк тутырылган булса, бу спортчылар һәм шулай ук оештыручылар өчен дә яхшы түгел.

Россиядә чирәмдәге хоккей федерациясе башлыгы Сергей Чеченков сүзләренә караганда, Казанда шушы спорт төре буенча өлкәннәр арасында Европа чемпионатын уздыру турында төп карар, агымдагы елның сентябрендә кабул ителәчәк. Ул вакытта чирәмдәге хоккей буенча Казанда төзелүче үзәкнең әзерлеген тикшерү өчен халыкара федерация инспекторы килә. ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Марат Бариев исә, әлеге үзәкнең беренче этабы август аена әзер булуын, ягъни трибуналар урнаштырылуын, төп чирәмле кырның сафка басачагын хәбәр итте. Төзелеш эшләре тулысынча 2007 елның җәендә тәмамланыр дип көтелә. “Чирәмдәге хоккей үзәген төзү 500 миллионга төшә һәм финанслар Эчке эшләр министрлыгы, республика һәм федераль үзәк бюджетларыннан килә”, - ди Марат Бариев.