news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов Пермьдәге яр буен төзекләндерү барышын карады

Яр буен төзекләндерү «Пермь — 300 ел Камада» проекты буенча алып барыла, ул шәһәрнең 2023 елда узачак юбилеена багышланган.

(Казан, 14 май, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Пермь крае губернаторы Дмитрий Махонин Пермьдәге Кама ярын реконструкцияләү барышы белән танышты. Объектта эшләр 2016 елдан бирле алып барыла, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Яр буен төзекләндерү «Пермь — 300 ел Камада» проекты буенча алып барыла, ул шәһәрнең 2023 елда узачак юбилеена багышланган. Бу турыда Татарстан җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Миңнехановка төзекләндерү этаплары, архитектура-планлаштыру карарлары турында сөйләделәр. Хәзер объектта эшләр тәмамлану этабында. Биредә спорт мәйданчыклары, балалар өчен уен зоналары, җәяүлеләр маршрутлары ясалды, территорияне яшелләндерү эшләре башкарылды.

Җәмәгать киңлеге ел әйләнәсе кулланылачак, дип планлаштырыла. Кыш көне яр буенда шугалак һәм кышын коену өчен павильон оештыралар. Эшләрне быел төгәлләү планлаштырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100