news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов Пермь краенда Morion Digital югары технологияләр технопаркында булды

Татарстан Республикасы Пермь краена эш сәфәре белән килде.

Миңнеханов Пермь краенда Morion Digital югары технологияләр технопаркында булды

(Казан, 14 май, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Пермь краендагы Morion Digital югары технологияләр технопаркында булды, ул анда анда эш сәфәре белән килде. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«Аннары Рөстәм Миңнехановка „Проморобот“ ҖЧҖ җитештерү мәйданчыгын күрсәттеләр. Анда кешегә охшаган робот-консультант эшен күрсәттеләр», — диде Галимова.

Morion Digital - Россиядә иң зур шәхси технопаркларның берсе. Технопарк резидентлары булып, заманча элемтә системаларыннан һәм интернеттан башлап роботтехника һәм ясалма интеллектка кадәр югары технологияләр өлкәсендә эшләүче стартаплардан корпорацияләргә кадәр 30дан артык компания тора.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100