news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов һәм Махонин Пермь краена «Чайка» судноларын җибәрү турында сөйләште

Татарстан Республикасы Президенты Пермь крае - Татарстанның төп сәүдә-икътисади партнерларының берсе икәнлеген искәртте.

Миңнеханов һәм Махонин Пермь краена «Чайка» судноларын җибәрү турында сөйләште

(Казан, 14 май, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Пермь крае губернаторы Дмитрий Махонин Сәүдә-икътисади хезмәттәшлекне киңәйтү, шул исәптән сыекландырылган табигый газда эшли торган «Чайка» ял итү-пассажир судноларын җибәрү турында фикер алышты. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итә.

Рөстәм Миңнеханов Пермь крае — Татарстанның төп сәүдә-икътисади партнерларының берсе икәнлеген искәртте. Төбәктә диверсификацияләнгән һәм югары технологияле сәнәгать, шулай ук бай табигый чыганаклар бар. «Эшлекле партнерлыкны киңәйтү өчен безнең юнәлешләр күп», — диде республика Президенты.

Татарстан Пермь краена йөк машиналары, махсус техника, автобуслар һәм экскаваторлар, шиннар һәм дизель ягулыгы, химия продукциясе, азык-төлек продуктлары, медицина җиһазлары һәм башка товарлар озата.

Үз чиратында, Пермь краеннан республикага нефть продуктлары, ашламалар, цемент, чуен һәм химия продукциясе кертелә.

Шулай ук төбәк җитәкчеләре Пермь краена сыекландырылган табигый газда эшли торган «Чайка» ял итү-пассажир судноларын китерү мәсьәләсе турында да сөйләштеләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100