Миңнеханов Казанда мохтаҗлар өчен азык-төлек җыелмаларын ничек җыюларын тикшерәчәк

ТР Президенты «Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» республика хәрәкәтенең бүлү үзәгендә булачак.

(Казан, 14 май, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» республика хәрәкәтенең бүлү үзәгендә (анда мохтаҗ гражданнар өчен азык-төлек җыелмалары җыялар) булачак. ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова онлайн-брифингта шул хакта хәбәр итте.

«Ярдәм» бүлү үзәге 25 апрельдә Казан ярминкәсендә эшли башлады. Анда 118гә якын хезмәткәр ике сменада тәүлек әйләнәсе эшли», - диде Галимова.

Ул эшнең конвейер принцибына корылуын билгеләп үтте. Җыелмаларны тараткан вакытта, тиешле продуктлар бармы-юкмы икәнлеген тикшерү өчен, волонтерлар күз алдында тартманы ачалар.

Азык-төлек җыелмасына карабодай, борчак, солы, он, макарон, көнбагыш мае, шикәр комы, томалап пешерелгән сыер ите, чәй, вафля, шоколад керә. Бер җыелманың бәясе 1,2 мең сум тирәсе тәшкил итә.

Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе ачыклык керткәнчә, азык-төлек җыелмаларын кереме яшәү минимумына җитмәгән, сигез яшьтән өлкәнрәк балалары булган, социаль яктан куркыныч хәлдәге гаиләләр һәм керемнәре яшәү минимумыннан түбән булган, яше 65тән арткан ялгыз яшәүче пенсионерлар ала.

«Шуннан соң ТР Президенты ифтар җыелмалары формалаштыру үзәгендә булырга ниятли. Рөстәм Миңнехановка ланч-боксларның ничек формалаштырылуы, эшнең ничек оештырылуы һәм җыелмаларны хуҗаларына ничек илтеп бирүләре хакында сөйләячәкләр. Әлеге проект «Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» республика хәрәкәте кысаларында гамәлгә ашырыла. Тулаем алганда, бүгенге көндә мөселман дини оешмалары тарафыннан 100 меңнән артык җыелма формалаштырылган һәм бүленгән», - дип сүзен йомгаклады Лилия Галимова.