Рөстәм Миңнеханов һәм Анатолий Лесун Татарстанда тимер юл үсеше турында сөйләште

Алар Татарстанда урнашкан тимер юл инфраструктурасын үстерү мәсьәләләре турында фикер алышты.
(Казан, 14 май, "Татар-информ"). Бүген иртән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Горький тимер юлы – «РЖД» ААҖ филиалы башлыгы Анатолий Лесун белән очрашты. Алар Татарстан территориясендә урнашкан тимер юл инфраструктурасын үстерү мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды.Очрашуда Татарстан Республикасы транспорт һәм юллар хуҗалыгы министры Ленар Сафин, Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, Казан мэры Илсур Метшин да катнашты.