Р.Миңнеханов: “Киләчәктә республикада чит илләрдән эшче куллар элекке күләмдә сорау табар”

Премьер-министр белдергәнчә, бу якын елларда Татарстанда берничә эре проект гамәлгә ашырылу белән бәйле
(Казан, 14 май, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Татарстанның уңайлы географик урыны, биредәге тотрыклы сәяси вәзгыять, ныклы социаль-икътисади үсеш төбәккә мигрантларны күпләп җәлеп итә. Узган ел республикада 140 меңнән артык чит ил гражданы булырга өлгергән. Шуларның 100 меңнән артыгы - БДБ илләреннән. Әлеге мәгълүматларны бүген Бәйсез дәүләтләр бердәмлеге илләре миграция органнары җитәкчеләре Советының законсыз миграциягә каршы көрәш мәсьәләләренә багышланган утырышында Премьер-министр Рөстәм Миңнеханов җиткерде. Хөкүмәт башлыгы кунакларны республика җитәкчелеге исеменнән сәламләп, утырыш эшендә уңышлар теләде.

Премьер-министр аңлатуынча, якын чит илләр гражданнарының бер өлеше Татарстанга сыйфатлы югары белем алыр өчен килә. Шулай да күпчелек мигрантларның максаты акча эшләү белән бәйле. Ел саен республикада 20-25 меңгә кадәр чит ил гражданына эшкә рөхсәт бирелә. Алар, нигездә, төзелеш, сәүдә, җәмәгать туклануы һәм транспорт өлкәләрендә хезмәт куя. Рөстәм Миңнеханов соңгы елларда Татарстанда техник кадрларга, югары квалификацияле белгечләргә ихтыяҗ артуын ассызыклады. Бу якын елларда Татарстанда берничә эре проект гамәлгә ашырылу белән бәйле. Түбән Камадагы нефть эшкәртү, нефть химиясе заводлары комплексы, Менделеевскида аммиак, метанол һәм гранулалы карбамид җитештерү комплексы төзелешләре шундыйлардан. “Алабуга” МИЗ территориясендәге производстволарга шактый эшче куллар таләп ителә. Шулай ук 2013 елгы Казан Универсиадасы объектлары төзелешенә, “Казан” халыкара аэропорты реконструкциясенә, юллар төзелешенә дә өстәмә эшче куллар кирәк булачак. “Бүген хезмәт базарына тискәре йогынты ясаган дөньякүләм кризис вакытлы булыр дип ышанасы килә. Киләчәктә чит илләрдән эшче куллар республикада элекке күләмдә сорау табар”, - дигән ышаныч белдерде Хөкүмәт җитәкчесе.

Аның сүзләренә караганда, миграцион процессларны җайга салу гамәлдәге законнарны, миграция хезмәтләре эшчәнлеген камилләштерүгә бәйле. Ул хәзер виза механизмнарын камилләштерү процесслары баруын ассызыклады. Алар 2013 елда Казанда узачак Бөтендөнья җәйге Универсиадасына спортчы һәм кунакларны кабул иткәндә кулланылачак. Яңа механизмнар аннан соң, 2014 елда Сочи Олимпиадасында да файдаланылачак.

Рөстәм Миңнеханов мигрантлар белән эшләүдә гражданлык җәмгыяте институтларының роленә тукталып, бу җәһәттән Татарстан тәҗрибәсен үрнәк итеп китерде. Ул, аерым алганда, бу эштә ТР Халыклары ассамблеясенең киңкырлы эшчәнлек алып баруын ассызыклады.