Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Миңнеханов бизнес-омбудсменның эшкуарларга субсидияләр белән ярдәм итүен сорады
Татарстан Президенты республикада эш урыннарын саклау кирәклеген билгеләп үтте.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 14 апрель, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ Президенты каршындагы эшкуарларның хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Борис Титовка мөрәҗәгать итеп, аның аеруча нык зыян күргән эшмәкәрләргә мәшгульлекне саклау өчен субсидияләр белән ярдәм итүен сорады.
Әлеге тәкъдим Рөстәм Миңнеханов һәм РФ бизнес-омбудсмены Борис Титовның республика эшкуарлары белән онлайн-очрашуы вакытында яңгырады. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Кешеләрне сакларга кирәк. Иң кыйммәтлесе – кешеләр! Бүген, пособие алу өчен, кеше эшеннән китәргә һәм махсус ресурста теркәлергә тиеш. Аеруча нык зыян күргән тармакларга, коллективларны саклап калу өчен, субсидия бирергә мөмкинме?» - дип мөрәҗәгать итте ТР Президенты Борис Титовка.
РФ Президенты каршындагы эшкуарларның хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил әлеге мәсьәләне караячакбыз дип ышандырды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз