Борис Титов Татарстанда сынау проектында медиация үзәген булдырырга тәкъдим итте

Татарстан Президенты һәм Россия бизнес-омбудсмены Татарстанның эшкуарлык җәмәгатьчелеге белән очрашу уздырды.

(Казан, 14 апрель, «Татар-информ», Вероника Ваганова). Эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча Россия Федерациясе Президенты каршындагы вәкаләтле вәкил Борис Титов Татарстанда хуҗалык бәхәсләрен судтан тыш җайга салу өчен үзәк булдырырга тәкъдим итте, чөнки кризис шартларында медиациянең роле арта. Мондый тәкъдим Татарстан Президенты, Россия бизнес-омбудсмены һәм республика эшкуарлары катнашында онлайн-очрашу барышында яңгырады. Бу хакта Россия Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкилнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Николай Титов Рөстәм Миңнехановка сынау проекты сыйфатында Татарстанда хуҗалык бәхәсләрен судтан тыш җайга салу белән шөгыльләнүче медиация үзәген булдырырга һәм Дәүләт органнарын бу эшне җайга салуда катнашуны йөкләргә тәкъдим итте. Республика башлыгы ризалыгын әйтте», - диелә матбугат хезмәте хәбәрендә.

Моннан тыш, эшмәкәрләр Рөстәм Миңнеханов һәм Борис Титовка «Платон» системасында түләүне киметү, мобиль сәүдә кагыйдәләрен гадиләштерү, федераль салымнарны түләү буенча каникуллар бирү һәм кунакханәләр өчен НДСны киметү, автосервислар эшен рөхсәт итү һ.б. мәсьәләләр белән мөрәҗәгать итте.

Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Борис Титовтан эш белән тәэмин итүне саклап калу өчен аеруча зыян күргән эшмәкәрләргә субсидияләр бирү үтенече белән мөрәҗәгать иткән иде.