Быел сентябрьдә Әзербайҗан эшлекле даирә вәкилләре Татарстанга килә

Бүгенге көндә Россия һәм Әзербайҗан стратегик партнерлар һәм Россиянең бер төбәге буларак Татарстан белән хезмәттәшлек әһәмиятле

(Казан, 14 апрель, «Татар-информ»). 2015 елның сентябрь аенда Әзербайҗан эшлекле даирәләре вәкилләре Татарстан Республикасына эш сәфәре белән киләчәк. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнехановның Әзербайҗан Республикасына хезмәти сәфәре кысаларында Бакуда килешенде.

Татарстан делегациясенең Бакуга сәфәрен йомгаклап, бизнес-үзәкләрнең берсендә Әзербайҗан-Россия эшлекле очрашуы булды. Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, очрашу оештыруны ул, сәфәр барышындагы килешүләрне ныгыту һәм җаваплы затларны билгеләп эшкә керешү өчен, тәкъдим иткән. «Безнең ике яктан да җаваплылык булырга тиеш. Безнең уртак проектлар зур булмаса да, безгә бик мөһим», - диде Рөстәм Миңнеханов бу уңайдан.

Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, бүген Әзербайҗан Президенты Илһам Алиев белән очрашуда Татарстанның тәҗрибәсе күп булган мәгълүмат технологияләре турында сүз барды. Үз чиратында, Татарстанга Әзербайҗанның халыкка хезмәт күрсәтү буенча күп функцияле үзәкләр оештыруда тәҗрибәсе кызыклы, дип билгеләп үтте ул.

Эшлекле очрашуда яклар машина төзелеше, нефть химиясе һәм нефть эшкәртү, IТ-тармак, фармацевтика, төзелеш һәм төзелеш материаллары, шулай ук мәгариф һәм фән, туризм өлкәсе турында сөйләште. Без Әзербайҗан предприятиеләре Россия базарына чыгуы яклы, һәм Татарстан бу максатта уңышлы мәйданчык була ала, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. Ул искәрткәнчә, бүген Татарстан Әзәрбайҗанга машина төзелеше һәм суднолар төзелеше продукцияләрен, нефть чыгару җиһазларын, газ-турбина энергетик җайланмалар, суыткыч җиһазлары, дару препаратлары китерүне арттырырга әзер. Безнең икътисадка әһәмиятле тармакларның берсе – нефть чыгару һәм нефть эшкәртү тармаклары, биредә без Әзәрбайҗандагы хезмәттәшләребез белән тәҗрибә, технологияләр, фәнни эшләнмәләр уртаклашырга әзер, дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Республикасы  Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов хәбәр иткәнчә, әлеге сәфәр барышында Әзербайҗанның тиешле ведомстовлары белән машина төзелеше һәм судно төзелеше продукциясен, вертолет техникасын китерү мәсьәләләре турында сөйләшкәннәр. Әзербайҗан ягы илдә вертолетларны ремонтлау буенча сервис үзәген ачуны тәкъдим итте. Шулай ук “КАМАЗ” автомобильләре нигезендә махсус техника  җитештерүдә дә ихтыяҗ бар, дип хәбәр итте Равил Зарипов

Рөстәм Миңнеханов очрашу барышында Бакуда Татарстанда эшләнгән программа продуктларын тәкъдим итүче IТ-белгечләр семинарын оештыру һәм уздыру тәкъдиме белән чыкты. Ул шулай ук Әзәрбайҗан белгечләрен Татарстан Республикасындагы Иннополис шәһәрендәге объектларны ачуда катнашырга чакырды.

Рөстәм Миңнеханов Әзербайҗаннан төзелеш өлкәсенә гипс китерүне һәм завод төзү, сыекландырылган газ җитештерү өчен җиһазлар китерү буенча тәкъдимнәр өйрәнүне йөкләде.

Очрашуда катнашкан Әзәрбайҗан беренче вице-премьеры, Әзербайҗан-Россия хөкүмәтара комиссия рәистәше Ягуб Абдулла оглы Әюбов белдергәнчә, бүген Россия һәм Әзербайҗан стратегик партнерлар һәм Россиянең бер төбәге буларак Татарстан белән хезмәттәшлек әһәмиятле. Татарстан бизнесы өчен яхшы лобби була, без уртак проектларга ярдәм итәргә әзер, дип белдерде ул. 

Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.