ТР Президенты адресына “Ак Барс” командасының җиңүе уңаеннан котлаулар килә

“Ак Барс”ның җиңүе – хоккейчыларның осталыгы һәм ихтыяр көче нәтиҗәсе”, – диелә Дәүләт Думасы Рәисенең беренче урынбасары Олег Морозов телеграммасында
(Казан, 14 апрель, “Татар–информ”). Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев адресына “Ак Барс” командасының Континенталь хоккей лигасының төп призын – Гагарин кубогын һәм Россия Чемпионы исемен яулавы уңаеннан котлау телеграммалары килә.
“Ак Барс”ның җиңүе – хоккейчыларның осталыгы һәм ихтыяр көче нәтиҗәсе. Әлеге җиңү республика җитәкчелегенең командага өзлексез ярдәм итүе аркасында мөмкин булды”, – диелә Дәүләт Думасы Рәисенең беренче урынбасары Олег Морозов телеграммасында.
Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Григорий Рапота үзенең котлавында ассызыклап үткәнчә, “Казан дружинасының җиңүе – хоккейчыларның фидакарь уены, тренерлар штабы һәм клуб җитәкчелегенең зур эшчәнлеге нәтиҗәсе”.
“Ак Барс” өченче тапкыр чемпион исемен яулады һәм сезонда үзенә тиңнәр булмавын раслады. Бу җиңү команданың зур уңышы гына түгел, ә Россия хоккее үсешенә кертелгән лаеклы өлеш тә”, – дип саный “Металлург” хоккей клубы президенты, “Магнитогорск металлургия комбинаты” ачык акционерлык җәмгыятенең Директорлар советы рәисе Виктор Рашников.
Үз котлауларын шулай ук Россия Федерациясе Хисап палатасы рәисе Сергей Степашин, “Идел” татар һәм татар–башкорт иҗтимагый һәм мәдәни үзәкләре ассоциациясе рәисе Морат Кәримов, “СССР хоккее легендалары” клубы исеменнән Александр Кожевников һәм Александр Третьяк, ИТАР–ТАСС агентлыгы генераль директоры Виталий Игнатенко, БДБ катнашучы–илләре хөкүмәт башлыклары Советы каршындагы Хәрби–интернационалистлар комитеты рәисе Руслан Аушев та юллады.