ТР Элемтә министрлыгы ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы итеп үзгәртеләчәк

ТР Элемтә министрлыгы ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы итеп үзгәртеләчәк

(Казан, 14 март, "Татар-информ", Тимур Циунчук). Татарстан Дәүләт Советы бүгенге утырышта ТР Президентының ТР Элемтә министрлыгын ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгына үзгәртү турындагы тәкъдименә теләктәшлек белдерде.

Парламент утырышында Минтимер Шәймиев белдергәнчә, мәгълүматлаштыру безнең тормыш рәвешебезгә әйләнде, шуңа күрә министрлыкның функцияләрен киңәйтү мәгълүматлаштыру һәм элемтә өлкәсендә нәтиҗәле дәүләт сәясәте үткәрү өчен кирәк.