Миңнехановка Казан дары заводының икътисади күрсәткечләре турында хәбәр иттеләр

ТР Президенты Казан дары заводы җитәкчелеге белән очрашты.

(Казан, 14 февраль, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында «Казан дәүләт казна дары заводы» федераль казна предприятиесе җитәкчелеге белән очрашты. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Предприятиенең генераль директоры Александр Лившиц 2019 ел нәтиҗәләре буенча Казан дары заводының төп икътисади күрсәткечләрен тәкъдим итте, шулай ук 2020 елда завод хезмәткәрләре алдында торган бурычлар турында сөйләде», — диелә хәбәрдә.