news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Президенты прокуратураның алдынгы хезмәткәрләренә дәүләт бүләкләре тапшырды

«Казан Экспо» күргәзмә үзәгендә прокуратура оешуга 300 ел тулуга багышланган чара узды.

Татарстан Президенты прокуратураның алдынгы хезмәткәрләренә дәүләт бүләкләре тапшырды
tatarstan.ru

(Казан, 14 гыйнвар, «Татар-информ»). Бүген «Казан Экспо» күргәзмә үзәгендә прокуратура хезмәткәрләре көненә багышланган чара узды. Быел бу вакыйга үзенчәлекле төсмер алды — прокуратура оешуга 300 ел тулды, дип искәртте Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов.

«Быел без зур юбилей датасын билгеләп үтәбез, шуңа күрә бүгенге чара, һичшиксез, үзенчәлекле төсмер ала, — дип республика җитәкчесе сүзләрен китерә аның матбугат хезмәте. — Залда берничә буын прокурор хезмәткәрләрен: абруйлы ветераннарны, сафтагы тәҗрибәле профессионалларны, шулай ук яшь, өметле белгечләрне күрү күңелле. Бу, мөгаен, буыннар дәвамчанлыгының иң яхшы күрсәткечедер, ул Россия прокуратурасы тарихын аерылгысыз җеп итеп бәйли».

Аның сүзләренә караганда, Татарстан прокуратурасы үз алдына куелган бурычларны һәрвакыт лаеклы үтәде. Ведомство хезмәткәрләре үз тормышларын гражданнар, җәмгыять һәм дәүләт мәнфәгатьләрен яклауга багышлап, Татарстанда законлылыкны һәм хокук тәртибен саклый.

«Узган ел да искәрмә булмады. Сез шулай ук меңләгән гади кешеләрнең хокукларын торгызуга ирештегез, социаль кискен мәсьәләләрне хәл итүдә оператив хезмәт куйдыгыз, ачыкланган җитешсезлекләргә нәтиҗәле җавап бирдегез. Сезнең тырышлыгыгыз нәтиҗәсендә без барлык элементлар һәм гражданлык җәмгыяте институтлары мәнфәгатьләре арасында юка балансны саклап кала алабыз», — дип белдерде ул.

Тантана кысаларында прокуратураның алдынгы хезмәткәрләренә дәүләт бүләкләре тапшырылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100