news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов Путин һәм Мишустинны «КАМАЗ-Мастер»ның «Дакар»да җиңүләре белән котлады

Татарстан Президенты дәүләт башлыгына Татарстанга, аерым алганда «КАМАЗ» заводына, күрсәтелгән ярдәм өчен рәхмәт белдерде.

(Казан, 14 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Россия Президенты Владимир Путинны һәм Премьер-министр Михаил Мишустинны «КАМАЗ-мастер» командасының «Дакар» халыкара ралли-рейдында җиңүе белән котлады. Котлау адресының текстын ТР Президенты матбугат хезмәте бастырып чыгарды.

Рөстәм Миңнеханов дәүләт башлыгына Татарстанга, аерым алганда «КАМАЗ» заводына күрсәтелгән ярдәм өчен рәхмәт белдерде. Ул билгеләп үткәнчә, Россия йөк машиналары раллиның бөтен дистанциясендә алда барды, бу командага алтынчы тапкыр пьедесталның югары баскычына менәргә мөмкинлек бирде.

«КАМАЗ экипажлары һөнәри осталыкның яңа үрен яулады, дөнья аренасында илебез автоспортының лидерлыгын, Камада легендар завод автомобильләренең куәтен һәм Россия автосәнәгатенең һичшиксез казанышларын тагын бер кат раслады», — дип искәртте Татарстан Президенты.

Ул бу якты җиңү 2022 елга оптимистик төс бирәчәк, шулай ук Россия Федерациясе Президентына илебез хакына алга таба нәтиҗәле эшчәнлеккә дәрт һәм илһам бирә алачагына ышаныч белдерде.

Россия Хөкүмәте Рәисенә мөрәҗәгать итеп, Татарстан Республикасы Президенты «КАМАЗ-мастер»ның планетаның катлаулы марафонында җиңүе - илебез автоспортының ил елъязмасына язылган тагын бер мөһим казанышы икәнлеген билгеләп үтте.

Рөстәм Миңнеханов Мишустинга нәтиҗәле хезмәттәшлек һәм «КАМАЗ» оешмасына ярдәме өчен рәхмәт белдерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100